news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кунакханә номерында күзәтеп тормасыннар өчен нишләргә?

news_top
Кунакханә номерында күзәтеп тормасыннар өчен нишләргә?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Эксперт кунакханә номерында яшерен камералар күзәтүеннән саклану өчен киңәшләр бирә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Хәзерге смартфоннарда теләсә нинди камераны сканерлый торган җайланмалар була, ди ул. Ләкин аларга һәрвакытта да ышанып бетәргә ярамый.

«Кушымталар бөтен чагылуларны тикшерә, шуңа күрә алар хаталанып, «камера бар» дип күрсәтергә мөмкин, чынлыкта исә бу пыяла яки башка өслектән чагылыш кына була», – ди белгеч.

Шуңа күрә ул күзәтү камерасын куллар белән эзләп чыгарга киңәш итә. Моның өчен фонарик алып, бөтен шикле урыннарны яктыртып карап чыгыгыз.

Тагын бер ысул – номерда утны сүндереп бетерегез. Янып тора торган кызыл нокта кебек инфракызыл сигнал күрсәгез – димәк, сезне күзәтәләр.

Моннан тыш, куркынычсызлык өчен, бөтен шикле гаджетларны – Wi-Fi адаптермы ул, будильникмы – сүндереп бетерегез, алар да күзәтү белән бәйле булырга мөмкин, дигән эксперт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар