Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кунактан кайтканда, авариягә очрап, әнисе үлгән, кызы имгәнгән, әтисе белән улы исән

Гаилә әниләренә кунакка барган булган.

news_top_970_100
Кунактан кайтканда, авариягә очрап, әнисе үлгән, кызы имгәнгән, әтисе белән улы исән
Ульяновск буенча ЮХИДИ

17 июльдә көндезге өчләр тирәсендә М5 федераль трассасында юл һәлакәте була. Ульяновск өлкәсенең Николаевка авылы янында «KIA» автомобиле һәм Volvo йөк машинасы бәрелешә. 

«Улправда» басмасы хәбәр иткәнчә, Павловка авылыннан килә торган гаилә авариягә очрый. Алар күрше районга кунакка барган булган. 

«Әнисе урында һәлак булды, олы кызларын хастаханәгә озаттылар. Әтиләре һәм өч яшьлек уллары исән», — дип сөйли авылдашлары.

Ир белән хатынга утыз яшьләр тирәсе. Кызлары мәктәптә беренче я икенче сыйныфта укый, ә малай әле өч яшьлек кенә, дип сөйли бу гаиләнең күршесе.

Алар шимбә көнне күрше районга кунакка чыгып киткән булган.

«Алар бездән өч йорт аша гына яши. Әниләреннән кайтып килүләре булгандыр. Мәрхүмә хатын Новокузнецкидан. Менә шул Николаев районына борылышта авария булган инде», — ди тагын бер күрше хатын.

Якынча белешмә буенча, фура йөртүчесе имгәнмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100