Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кунактан кайтканда, ирем арттарак калган иде». Егетләр яшь хатынны кыйнап имгәткән

news_top_970_100
«Кунактан кайтканда, ирем арттарак калган иде». Егетләр яшь хатынны кыйнап имгәткән
"Татар-информ" архивы

Новосибирск шәһәрендә кунактан кайтып барган чакта 31 яшьлек Иринага (исемнәр үзгәртелә) 3 егет һөҗүм итә. Алар Иринаны башка кыз белән бутый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Без ирем белән кунакта булдык. Ул бераз арттарак калды, мин алгарак киттем. Ферганә урамында миңа 3 егет очрады. Мин аларга бер сүз әйтмәдем, ләкин берсе минем яңагыма сукты, мин егылдым. Яңагым шунда ук шешеп чыкты. Икесе моңа карап торды», – ди Ирина.

Аннары егет Иринага тагын бер тапкыр суга. «Мин аңа: «Нишлисең син?!» – дидем. Ләкин ул өченче тапкыр да сукты. Аннары калган егетләр: «Җитте, кыз бит ул», – диде. Алар китте», – ди Ирина.

Ире килеп җиткәч, Иринага һөҗүм итүче егетләр артыннан китә. «Ирем мәктәп ягына таба чапты, алар шунда китте. Ләкин алар качарга өлгерде», – ди Ирина.

Алар полиция чакырып, гариза яза. Аннары аны хастаханәгә илтәләр.

«Минем борыным сынган, күз төбендә зур шеш һәм кара янган урын», – ди ул.

Бераздан Ирина үзенә һөҗүм итүнең бер сәбәбен фаразлый. «Бу вакытта торак массивта машина номерларын урлап, берсен көзгесен ватып киткәннәр. Минем версия – бу егетләр мине талауны күрүче дип уйлагандыр, тик мин берни дә күрмәдем», – ди ул.

Хәзер моның сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100