Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кунактан кайтканда адашканнар». Яшь кыз сөйгән егетенең кулында катып үлгән

news_top_970_100

Петербургта 24 яшьлек кыз кырда сөйгән егете кулында катып үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

24 яшьлек кыз һәм 27 яшьлек егет кунактан өйләренә кайтып бара. Төнлә салкын була, өстәвенә, алар адаша һәм ниндидер кырга килеп чыга, өши башлыйлар. Егет «ашыгыч ярдәм» чакыра.

«Егет сүзләренчә, алар кызы белән адашкан, туңган. Ул «ашыгыч ярдәм» чакырган, ләкин, табиблар килгәнче, кыз үлгән», – дигән «КП» чыганагы.

Урынга килгән «ашыгыч ярдәм» егеткә ярдәм итә. Махачкаладан килгән 24 яшьлек кыз исә инде үлгән була. Ул ярдәм көткән чакта сөйгән егете кулында үлә. Мәрхүмәнең гәүдәсендә өшегән урыннар булуы ачыклана.

Табиблар исә фаҗига булган урыннан ерак түгел генә бер йорт булуын күрә. Ләкин егет белән кызның ни сәбәпле шунда барып ярдәм сорамавы әйтелми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100