Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кунактан кайта иде». Дүрт балалы ана ун айлык сабыен шәрә килеш карга төшереп калдырган

news_top_970_100
«Кунактан кайта иде». Дүрт балалы ана ун айлык сабыен шәрә килеш карга төшереп калдырган
"Татар-информ" архивы

Уфада яшәүче хатын 10 айлык кызын карга төшереп калдырган. Баланың өстендә киемнәре дә булмаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

4 февральдә исерек хатын кунактан кайтып килә. Шәхси йортлар янында ул баласын кар өстенә төшереп калдыра. Сабый елаганын күрше йортта яшәүче кеше ишетеп ала. Ул дуслары белән бергәләп, балага ярдәм күрсәтә. Бу кеше баланы җылы киемнәренә төрә һәм табиблар чакыра.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, 48 яшьлек хатынның 4 баласы бар. Олы улы балигъ булган яшьтә, ул кече өч балага опекунлык рәсмиләштерә, әни кеше исә ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән.

«Честно говоря» «Телеграм» каналы белешмәсе буенча, күршеләре бу хатынның яшәү рәвеше турында сөйли. «Еш салгалап йөри. «Ирекле» яши, аның «җиңел» график. Ата-ана хокукларыннан да мәхрүм иттеләр. Элек монда яши иде, балалары белән өйдә утырды, аннары яңа «сөйгәннәренә» күченде. Бала тапты. Балалары янына еш килә, коляска белән йөри», – диләр.

Күршеләре сүзләренчә, аның балаларын олы улы опекага алган, «яхшы егет, акыллы, эшли, балаларны да тәрбияли, әниләре белән күрешүне чикләми, аңа ишекләр гел ачык».

Әлеге хатын «Үтерү», «Хакимият вәкиленә карата көч куллану», «Хакимият вәкилен кимсетү» маддәләре буенча җаваплылык өчен утырып чыккан.

«Башинформ»ның үз чыганагы сүзләренчә, якынча белешмә буенча, бик исерек хатын кышкы урам буйлап баласын кочаклап алып кайтып килә, бала ниндидер бер тукымага гына төрелгән, ул шәп-шәрә булган. Кунак йорты белән аның үз өенә кадәр ара ерак булмаган. Кайтып барышлый, ул баласын карга төшереп җибәргән, янына утырган, баласын җылытыр өчен нидер эшләргә дә маташкан, тик бик исерек булган. Сабыйның бик каты елаганын күрше ишетеп алган һәм коткарган.

Хәзер бала хастаханәдә. Аның хәле канәгатьләнерлек, бераз гына өшегән урыны бар. Дәвалагач, аны балалар йортына җибәрәчәкләр. Әнисенә карата җинаять җаваплылыгы булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100