Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кунаклы яшәү: егерме ел буе аерылмыйлар да, бергә дә түгел

Илсур инде хәзер 80 яшьне узган бабай, ә Миләүшәгә 65 яшь. Аларның кунаклы яшәүләренә дә ике дистәдән артык ел узган.

news_top_970_100

Миләүшә 40 яшьтә тол, ә 13 һәм 6 яшьлек кызлар әтисез калды. Ире Мансур эшендә фаҗигале төстә һәлак булды. Шуңа мәрхүм иренең эшеннән балаларга 18 яшь тулганчы түләнә торган акчаның ярдәме зур булды, балалар студент елларында шул акчага яшәде.

Миләүшә ял белмичә кибеттә эшләде. Ничә еллар бер урында эшләгәч, аны сатып алучылар таный, ялгыз калганын белеп, ир-ат заты сүз дә ката иде. Миләүшә сатып алучыларына гел ягымлы булды. Кечкенә генә кибеттә чират җыймаска тырышты, берсе акчасын түләгәнче: «Сезгә нәрсә бирим?» - дип икенчесенә дәшә иде.

Илсур да бу кибеткә көн саен диярлек кереп йөри иде. Ул хатыны белән яшьли аерылышкан, дистә елдан артык берүзе яши. Бу хакта Миләүшә белә, әмма анда ир-ат кайгысы түгел, ә балаларны үстерү, укыту, кеше итү иде. Илсур Миләүшәгә берничә тапкыр сүз катып карады, тик алар өч елдан соң гына никахлашты. Әмма бер фатирда яшәмәделәр, икесе дә үз фатирын калдырмады.

Миләүшәнең балалары барысын да аңларлык яшьтә, әниләренең тормышында яңа ир-ат пәйда булуына каршы килмәделәр. Кызлар бит алар, тиздән үзләре дә гаиләле булыр, ә ана кеше ялгыз калырмыни?! Балалары да Илсур абыйларын якын итте, күрешкәндә "Илсур абый" дип кенә тордылар.

Миләүшә генә шәһәр янындагы бистәдә яши. Балаларын алып, аның янына да килә алмады, Илсур да фатирын калдырып, шәһәр читенә күченмәде. Күп еллар шулай кунаклы уйнап йөрделәр. Балалар шәһәргә укырга кергәч, Миләүшә фатирын сатып Казанга күчәргә уйлаган иде, әмма шәһәрдә фатир алу өчен шактый гына акча өстәргә кирәк иде. Шуңа бу хакта озак вакытка онытылды. Миләүшә соңга кадәр эшләгән атнада Илсур янында фатирда кала иде.

Илсур хатынга тормыш тартырга авыр булуын, үзенә кием алмыйча кызларын киендерүен аңлый иде, шуңа бәйрәмнәргә әле өске кием, әле аяк киеме алып бирде. Кайвакыт ир белән хатын үпкәләшеп тә ала иде. Миләүшә ял иткән атнасында Казанга бармый, балалары белән үткәрә иде. Хатын үзенә чакыргач та, Илсурның үпкәләп килмәгән вакытлары булды.

Илсур бик тырыш ир-ат, пенсиягә чыккач та эшен ташламады. Аякта йөргәндә фатирда нишләп утырырга кирәк, дип эшләде дә эшләде, акчасы җыелып бара иде. Кызы да чит илдә җитеш тормышта яши. Ир кешенең берүзенә ни кирәк инде?!

Шулай ике арада йөреп, дистә елдан артык вакыт узып та китте. Кызлар югары белем алып, эшкә дә урнашты, гаиләле дә булды. Миләүшә шәһәр янындагы бистәдәге фатирын алыштырырга дигән ныклы карарга килде. Кызлары элиталы йорттан ипотекага фатир алырга тәкъдим итте, ә Илсур «хрущевка»дан алып, яхшы ремонт ясарга дип киңәш бирде. Миләүшә инде пенсия яшендә иде. Илсур аңа ипотека түләргә авыр булачагын чамалады. Әмма кызлар шәһәр үзәгендәге яңа йорттан фатир алдыртты. Илсур да түгәрәк кенә сумма бурычка бирде. Тик пенсия һәм кибетче акчасы белән генә ипотеканы да, бурычны да түләп бару мөмкин түгел иде. Әле фатирга ремонт та ясадылар, аның иң мөһим өлешләрен ясарга кызлары ярдәм итте.

Әмма Илсур олы яшьтәге кеше буларак үз акчасы өчен борчыла башлады. Шул сәбәпле, Миләүшә белән аралары да бозылды. Шуннан Миләүшә ничек тә җыеп, балалары да булышып, күпмедер бурычын кайтарды. Әмма тиз генә башка өлешен кайтара алмавын әйтте, көтәргә кушты. Шушы хәлдән соң алар хәйран аралашмыйча тордылар.

Илсур озак уйлаганнан соң түгәрәк сумманың бер өлешен гафу итәргә булды. Шуннан алар янә аралаша башладылар. Миләүшә ялларда камыр ашлары пешерсә, кунакка дәште. Кайвакыт Илсур: «Балык алдым, әйдә кыздырып ашыйк әле», — дип чакырды.

Илсур инде хәзер 80 яшьне узган бабай, ә Миләүшәгә 65 яшь. Аларның кунаклы яшәүләренә дә инде ике дистәдән артык ел узган. Бабайның эшләүдән туктаганына әле дистә ел да булмады.

Миләүшә эшләвен дәвам итә, чөнки ипотеканы түлисе бар. Бу яшьтә эшләү өчен сәламәтлеге дә кирәк, бәлки үкенеп тә куядыр кайчак. Теге вакытта Илсурны тыңлап, гади йорттан фатир алган булса, бүген булган акчасын үз рәхәте өчен тотар иде. Ә ипотеканы түләмичә булмый, балаларның үз тормышы, оныклар үсә, ярдәм итәргә мөмкинлекләре юк. Әмма Миләүшәнең бер генә тапкыр да зарланганы булмады.

Эштән соң рәхәтләнеп үз фатирына кайта, ялларында кызлары, оныклары килә. Илсур белән дә бер-берсенә кунакка йөрешәләр, театрга, концертка, күргәзмәләргә дә йөриләр. Хәзер инде Илсур да бергә яшәү турында сүз кузгатмый. Шулай бергә дә түгел, аерылмыйлар да алар...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100