Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кунаклар менгәндә баскыч ишелгән». Туйда фаҗига өчен кәләшнең атасын хөкем итәләр

news_top_970_100
«Кунаклар менгәндә баскыч ишелгән». Туйда фаҗига өчен кәләшнең атасын хөкем итәләр
https://dagestan.sledcom.ru

Дагыстанда яшәүче ир-атны туй вакытында баскыч ишелеп төшкәндә хатын-кыз һәлак булган өчен хөкем итәләр. Баскыч ишелгәндә тагын 30 кеше имгәнгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының Дагыстан буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, Цунтин районында яшәүче кешегә карата җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. Ир-атны саксызлык аркасында кеше үтерүдә гаеплиләр.

Фаҗига 2022 елның 14 августында була. Хашархота авылында туйга әзерләнәләр, туй тантанасы кәләшнең атасының өендә була.

Чакырылган кунаклар баскычтан икенче катка менә башлый. Шул чакта бетон конструкция җиргә ишелеп төшә. Кунакларның бер өлеше баскыч астында кала.

Тикшерү версиясе буенча, гадәттән тыш хәл бетон мәйданчык һәм баскыч конструкциясе ныгытылмаган булу аркасында килеп чыга. 30дан артык кеше имгәнә. 59 яшьлек хатын-кыз һәлак була, тагын 5 кешенең сөякләре сына, аларны вертолет белән хастаханәгә илтәләр.

Тикшерү гаепләү карарын расларлык дәлилләр туплаган һәм эшне судка тапшырган. 42 яшьлек ир-атның гаебе исбатланса, аны 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100