news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кунаклар килми, машина бетә, диләр»: Мөслимдә күпер ремонтка ябылган, авыллар иза чигә

news_top
«Кунаклар килми, машина бетә, диләр»: Мөслимдә күпер ремонтка ябылган, авыллар иза чигә
Фото: "ВКонтакте" социаль челтәрендәге "Шепот Муслюмово" төркеменнән

Мөслим районында Ык елгасы аша чыга торган күпер ремонтка ябылган, шуңа машиналар авыллар аша йөрергә мәҗбүр. Авыл халкы, йөк машиналары юлларны ватып бетерер, дип борчыла. Авыллар арасында кайбер юллар инде начар хәлдә икән.

16 июньдә Мөслим районы башкарма комитетының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә күпер ремонтка ябылу турында белдерү элеп куйганнар.

«Ык елгасы аша Мөслим күпере капиталь ремонтка ябылды. Җиңел автомобильләр өчен урау юл Мәлләтамак һәм Нарат Асты авыллары аша була. Зур йөкле транспорт йөртүчеләргә башка маршрутлар сайларга тәкъдим ителә. Җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен понтонлы күпер ясалды.

Күпер аша хәрәкәт итү 2025 елның декабрь аенда мөмкин булыр дип планлаштырыла. Тулысынча ремонт эшләре 2026 елның декабрендә төгәлләнер дип көтелә. Маршрутларны алдан планлаштыруыгызны һәм вакытлы чикләүләрне исәпкә алуыгызны сорыйбыз», – диелгән.

Күпер ябылганнан соң, авыл халкы, урау юл уза торган авыллардагы юллар җимерелә, дип борчуга калган. Бу темага карата фикерләрне «Шепот Муслюмово» төркемендә язалар.

Ык елгасы аша чыга торган күпер ябылу бик борчуга сала, күпләр минем белән килешәдер дип уйлыйм. Яңа күпер ясалу бик әйбәт, монысы бик кызганыч һәм куркыныч хәлдә. Мәлләтамак – Нарат Асты авыллары арасындагы күпер аша урау юл белән йөрисе булгач, ни өчен юлларны карамыйлар икән алдан?! Берәрсе чирләп китсә, яисә берәр «экстренный хәл» булса, Аллам сакласын, ул урау юл белән барып җитешә алмаска да мөмкиннәр! Мөслимнән Ык күперен чыгып, Иске Вәрәшкә борылгач, башлана «катастрофический» юллар... Урыны белән ярты метрга кадәр күтәрелгән асфальт «хәрабәләре» аша чыгу бик авыр, чокыр-чакырга төшмәс өчен, лабиринт узарга кирәк! Юлларны ясасыннар иде беренче чиратта! Аннары Нарат Асты халкы ничек түзәргә тиеш көн-төн тыз-быз машина үткән тавышка, машиналар артыннан өер булып күтәрелгән тузанга! Яңгырлар яуса, ул юлларда колеялар барлыкка килеп, урман уртасында машина белән батып ятасың булса… Күпер яныннан җәяүлеләр өчен понтон күпер төзелгән, анысы бик әйбәт. Йөк машиналарына юлны ябып, җиңел машиналар чыгып йөрү өчен вакытлыча күпер ясалса, бик яхшы булыр иде барыбызга да, дип уйлыйм! – дип язып калдырганнар.

Комментарийлар буенча, Нарат Асты авылында юлга зур ташлар салганнар. «Очлы ташлар машинаның резинасын кисә, сак булыгыз», «Нарат Асты юлына щебенка өстенә гравий салып булмый идеме икән, җиңел машиналарның резиналарын ярып бетерә бит», – дип язалар.

Авыл эченнән машиналар зур тизлектә уза, дип тә зарланалар.

«Вәт Нарат Астында тамаша башланды бу Мөслим күперен япкач. Ул авыр йөк машиналар авыл урамы буйлап уза, өйләр көне буе селкенеп тора. Моннан узган машина! Мәскәү юлын хәтерләтә. Авылга кунаклар килүдән туктады: «Машина бетә...» – диләр. Шул юлдан көн саен эшкә барган кешегә Ходай Тәгалә түземлек бирсен. Мондый «юл» ясап кую – авыл халкын күрәләтә мыскыл итү инде», – дип язганнар.

Вәрәшбаш – Нарат Асты авыллары арасындагы чакыр-чокырлы юлларны видеога төшереп тә куйганнар.

«Хәерле көн! Бу юлга агымдагы елда проект ясала. Киләсе елда аны капиталь ремонтка кертү өстендә эш алып барабыз. Юлчы оешма әлеге юлны төзәтеп тора», – дигән җавап килгән Башкарма комитеттан.

Авыл халкына бары тик түземлек телисе кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар