news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кунакка килгән ир-ат танышының хатынын үтереп, башын кисеп алган

news_top

Ульяновск өлкәсендә 33 яшьлек ир-ат суд каршына басачак. Ул Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә яши. Бу кеше танышы белән яши торган 37 яшьлек хатынны үтерүдә гаепләнә, аңа карата җинаять эше тикшерелеп беткән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, 2024 елның 10 февралендә Павлов районының Шалкино авылындагы йортта әлеге ир-ат танышы һәм аның белән яши торган хатын янына кунакка килә, алар бергәләп хәмер эчә. Аннары ир белән хатын талаша башлый, кунак та талашка кушыла. Ул хатынга берничә тапкыр йодрыклары белән суга, аннары урындык белән башына һәм гәүдәсенә бәрә. Хатын урында ук үлә.

Аннары, җинаять эзен яшерү өчен, кунак ир-ат мәрхүмә хатынның башын кисеп ала, мәет калдыкларын өйдәге базда күмеп куя.

Җинаять эшен тикшереп бетереп, гаепләү карары чыгарганнар һәм судка тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар