Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кунакка килгән ир-ат дус хатынын һәм ике иптәшен тереләй яндырып үтергән

news_top_970_100
Кунакка килгән ир-ат дус хатынын һәм ике иптәшен тереләй яндырып үтергән
"Татар-информ" архивы

Приморье краенда 37 яшьлек ир-ат дус хатынын һәм ике иптәшен агач йортта яндырып үтергән, дип шикләнәләр. Кирвоский бистәсендә, янгыннан соң, ике ир-ат һәм бер хатын-кыз мәете табылган. Бу турыда РЕН ТВ каналы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.

30 августта бу кеше, иптәше белән бергәләп, Киров районына дусларына кунакка бара. Алар табын корып утыра. Шактый гына салып алганнан соң, өч кеше йоклап китә, кунаклар өйләренә кайтырга җыена.

Ике ир-ат та бинадан чыгып китә. Аларның берсе керә торган ишекне металл мичкә белән терәтеп калдыра, аннары бер чүпрәккә ут төртә һәм тәрәзә аша өй эченә ыргыта.

Фаҗига шаһиты раслаганча, өйгә ут төртүче ир-ат мәрхүмнәргә ачулы була. 

Җинаять кылганнан соң, бу ир-атлар өйләренә кайтып китә.

Мәетләр табылгач, тикшерүчеләр җинаять эше ача. Хәзер ут төртүчене эзлиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100