Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кунакка килгән ир-атлар хуҗаны кайнар үтүк белән җәзалаган

Эчәргә аракылары беткәч, кунаклар хуҗаны кибеткә барырга кыстый.

news_top_970_100
Кунакка килгән ир-атлар хуҗаны кайнар үтүк белән җәзалаган

Башкортстанның Туймазы районында 55 яшьлек ир-атны кайнар үтүк белән җәзалаганнар. Ир-атка үз өендә һөҗүм иткәннәр, акчасын талап алып киткәннәр. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте. 

Полиция хезмәткәрләре берничә тапкыр хөкем ителгән 37 һәм 43 яшьлек ике ир-атны тоткарлаган.

Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу ике ир-ат 55 яшьлек кешенең өенә кунакка килә. Алар өчәү бергәләп табын корып утыралар. Тик бераздан эчәргә аракылары бетеп китә. Кунаклар хуҗаны кибеткә барырга кыстый башлый. Хуҗа исә өйдән чыгып китәсе килми. 

Шуннан соң кунаклар электр үтүген ала һәм аны утка тоташтыралар. Җинаятьчеләр кызган үтүкне хуҗа ир-атның тәненә куя. Бик нык курыккан хуҗа акчалары кайда яшерелгәнен дә әйтеп бирә. Кунаклар 8 мең акчаны ала һәм чыгып китә. Җинаятьчеләр табышны үзара бүлешә. 

Йорт хуҗасының тәнендә пешкән урыннар күп була. Ул табибларга ярдәм сорап бара. Соңрак полициягә мөрәҗәгать итә. 

Талау факты буенча җинаять эше ачылган. Җинаятьтә шикләнелүчеләр тоткарланган. Аларның җинаять коралы — үтүкне полиция хезмәткәрләре алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100