news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кунакка килгән Чаллы кешесенә 19 тапкыр пычак кадаганнар

Кунакка килгән Чаллы кешесенә 19 тапкыр пычак кадаганнар

news_top
Кунакка килгән Чаллы кешесенә 19 тапкыр пычак кадаганнар

25 мартта Чаллыда 42 яшьлек ир-атны үтергәннәр. Судмедэкспертлар бу кешенең мәетендә 19 тапкыр пычак белән суккан эз санаган. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.

Канлы фаҗига ГЭС бистәсенең 8нче комплексындагы тулай торакта була. Иртәнге җиде тирәсендә канга баткан ир-ат мәете табыла.

Биредә яшәүче бер кеше бүлмәнең ачык ишегенә игътибар итә. Эчтә мәет булуын абайлап ала.

Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре һәлак булган ир-атның Чаллыда яшәүче 42 яшьлек кеше булуын ачыклый. Ул бирегә иптәше янына кунакка килгән. Алар бераз салып утырганнар. Шуннан талаш чыккан һәм кунак һәлак булган.

Тиз арада бу бүлмәнең хуҗасын тоткарлыйлар. Ул 57 яшьлек кеше, беркайда да эшләми, моңа кадәр хөкем ителгән булган.

Әлеге вакыйгадан җинаять эше ачылган, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар