news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кунакка килгәч, кыстап ашатып интектерә торган хуҗабикәне ничек үпкәләтмәскә?

Кайчакта бик авыр булса да, хуҗа хатын әзерләгән барлык ризыкны ашап бетермичә, өстәл артыннан торып китеп тә булмый.

news_top
Кунакка килгәч,  кыстап ашатып интектерә торган хуҗабикәне ничек үпкәләтмәскә?
https://pixabay.com/

Кунакка килгәч, кыстап ашатып интектергән хуҗабикәдән котылу ысулын «Челнинские известия» сайты язды.

Табын артында утырганда хуҗалар бик күп иттереп ашатырга маташкан очраклар еш була. Аларны үпкәләтмәс өчен, бар әйберне ашап бетереп тә булмый. Шундый киң күңелле хуҗабикәне үпкәләтми генә, үз ашказаныңны саклап калу өчен, психолог киңәшенә колак салыгыз.

Хуҗаның шәплеген ашап бетерелгән ризыклар саны гына күрсәтми бит. «Өстәл матур бизәлгән, салфеткалар матур куелган, сервировка шәп» кебек яхшы якларын табып, хуҗабикәне мактагыз, игътибарны ашаудан башкага юнәлтергә тырышыгыз.

Бәйрәм табынының иң төп кагыйдәсе — фигура һәм ашказаны бозылмасын дисәгез, тик утырып тормагыз. Ашау — күңел ачуның бердәнбер ысулы түгел бит. Бәйгеләр, биюләр, урамга чыгып йөреп кайту кәефне күтәрә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар