Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кунакка йөрешә идек». Ятим үскән кыз 20 ел элек әтисен якын дусты үтергәнен ачыклаган

news_top_970_100

Екатеринбургта 20 ел элек заказ буенча кеше үтергәннәр. Биредә Дмитрий исемле ир-ат дусты Алексейны юк итә һәм уртак бизнесны үзенә ала. Бу турыда Екатеринбург.Онлайн хәбәр итте.

2000нче еллар башында атып үтерелгән бизнесмен Алексей З.ның кызы Евгения атасын үтерү тарихын сөйли. 20 ел узгач, ул әтисен иң яхшы дусты һәм компаньоны Дмитрий Д. үтертүен белә. Хәзер аны хөкем итәләр. Дмитрий берничә ел элек Свердловскида, полиция хезмәткәрләренә 1,5 миллион доллар ришвәт биреп, җаваплылыктан котылганын да әйткән.

Евгения әтисе белән гел бергә булуын, каникулларда аның офисына баруын искә ала. Әтисе буш чагында аны снегоходта, мотоциклда йөрткән. Аларның гаиләсе Дмитрий Д. гаиләсе белән дус булган, кунакка йөрешкәннәр. Аннары Дмитрийның хатыны белән улы Германиягә күченеп киткән. Евгения гаиләсе белән аларга Германиягә кунакка барып йөргән.

«Бу гаилә безнең өчен иң якыны иде. Аларга тулысынча ышандык, бер-беребезгә ярдәм иттек. Ул безнең белән шулай эшләр дип, башыбызга да килмәде. Үтереләсе көнне әти иртән Дмитрийга бара, аның олы улын наркологиягә дәваланырга илтергә тиеш була, барысы да алдан планлаштырылган. Әтине Дмитрийның йорты янында үтерделәр», – ди Евгения.

Ул чакта кызга 11 яшь була. «Үтерү көнендә (2000 елның 21 декабре) мине иртән мәктәпкә әтинең шоферы илтте, өйгә кайтканда, әти белән әни өйдә юк иде. Әби белән сеңлем генә өйдә. Мин әнигә шалтыраттым, ул әтинең хастаханәдә булуын, дәвалануын әйтте. Тавышы борчулы иде. Мин нидер булганын аңлап алдым. Әни эшләми иде, бу көнне, сеңлемне өйдә калдырып, үзе көне буе кайдадыр йөрүе сәер тоелды», – ди Евгения.

«Репортажда әтигә атуларын күрсәттеләр, аның «права»сын һәм кан күлләвеген күрдем. Шуннан соң мин мәктәпкә йөрүдән туктадым, үземә урын тапмадым», – ди кыз.

Ике көннән Алексей үлә. Ул көнне Дмитрий да хастаханәдә була. Дустын җирләүдә ярдәм итә, аннан беркем дә шикләнми. Бизнес Дмитрийга кала, ул шул ук офиста утыра һәм акча эшләүне дәвам итә.

«Без Дмитрийның үтерүне оештыручы булуын 2022 елда гына белдек. Җинаять эше материалларыннан билгеле булганча, аны 2013 елда тоткарлаганнар, ләкин ул 1,5 млн доллар ришвәт биреп, җаваплылыктан качкан. Аны җибәргәннәр, ул Германиягә киткән. Хәзер бу эпизод буенча да җинаять эше ачылган», – ди Евгения.

Хәзер судта Дмитрий үзен бик кырыс, тәкәббер һәм оятсыз тота, ди Евгения. «Ул үкенә дип уйламыйм. Утырышта миннән гафу үтенүдән баш тартты. «Башка вакытта», – диде. Без мораль зыян турында да гариза яздык. Дмитрий миңа, әнигә һәм сеңлемә 500әр мең сум җибәрде. Ул үзенең иректә калуын 2013 елда дистәләрчә миллион сумга бәяләгән, ә безгә килгән зыянны 500әр мең сум дип саный. Әтине кайтарып булмый инде, тик ул гафу да үтенми, бу акчаны безгә сөяк аткан кебек кенә ыргыта, ул бит безнең гаилә бу елларда нинди авыр финанс хәлендә икәнен белде», – ди Евгения.

«Дмитрий Д. чыннан да 2013 елда иректә калу өчен полиция хезмәткәрләренә 1,5 млн доллар ришвәт бирүе турында күрсәтмәләр бирә. Ул барысын да таный. Бәхеткә, 2022 елда полициядәге гадел хезмәткәрләрнең берсе бу эшне азакка җиткергән. Клок (үтерүдә арадашчы булган) һәм Дмитрий Д. (үтерүгә заказ бирүче булган) эше аерым тәртиптә карала. Өченче фигурант, Мамедов (киллер дип фаразлана) гаебен танымый», – дип сөйләгән E1.RU порталына зыян күрүче якның адвокаты Константин Виленский.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100