«Кунакка баралар иде». Күп балалы гаиләдә үскән абыйлы-энеле егетләр авариядә һәлак
Новосибирск өлкәсенең Тогучинский районында 1 гыйнварда кич белән авариядә 2 егет һәлак булган. Алар «Девятка» машинасында барган чакта «Хонда» автомобиленә бәреләләр. Карлы юлда килеп чыккан фаҗигадә үлгән егетләр күп балалы гаиләдә үскән абыйлы-энеле туганнар булып чыга. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
«Ничек килеп чыкканы бөтенләй аңлашылып бетми, ләкин коточкыч фаҗига минем бертуганнарымның гомерен өзде. Безнең гаилә зур», – ди мәрхүм егетләрнең апасы.
1 гыйнварда «ВАЗ-2109» белән 24 яшьлек егет идарә итә, пассажир утыргычында аның 18 яшьлек энесе була. Егетләр кунакка барырга чыккан.
«Алар Кемеровога дусларына кунакка бара иде. Машинаның фаралары сүнгән, каршыга килүче аларны күрмәгән, дигән версия бар. Бик яхшы егетләр иде», – диләр дус кызлары.
Якыннары шок кичерә. «Ул бик сак йөри иде, белмим, ни булгандыр. Авариягә кадәр генә без алар белән шугалакта булдык... куркыныч төш кебек», – ди егетләрнең дуслары.
Шаһитлар сүзләренчә, фаҗига юлның куркыныч урынында була, һава торышы да начар тора.
«Күз күреме бик начар иде, өстәвенә – бозлавык. Мин шул тирәдән уздым, берни күренми иде, 30 км/сәг тизлек белән бардым, куркыныч булды», – ди авария шаһитлары.
ЮХИДИ белешмәсе буенча, авария 22.30 сәгатьтә була. Якынча ачыкланганча, «ВАЗ-2109» йөртүчесе идарәсен югалта. Фаҗига Новосибирск-Ленинск-Кузнецкий трассасының 101нче километрында була. Ул каршыга килә торган «Хонда Одиссей» белән бәрелешә.
«Авариядә «ВАЗ» машинасындагы ике ир-ат – 1999 елда туган йөртүче, аның 18 яшьлек пассажиры, «Хонда» машинасындагы пассажир – 1990 елда туган хатын-кыз имгәнгән, аны хастаханәгә илттеләр», – диелә ЮХИДИ белешмәсендә.
Тикшерү эшләре бара.