Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кунакханәдә алыш-биреш видеосы: 15 яшьлек кызның сафлыгын 650 меңгә сатучыны тотканнар

22 яшьлек хатын-кыз үсмерне фахишәлеккә җәлеп итүдә гаепләнә.

news_top_970_100
Кунакханәдә алыш-биреш видеосы: 15 яшьлек кызның сафлыгын 650 меңгә сатучыны тотканнар

Санкт-Петербургта яшәүче 22 яшьлек хатын-кызны Мәскәүдә тоткарлаганнар. Аны 15 яшьлек кыз баланың гыйффәтлеген сатарга җыенуда гаеплиләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости  итте.

22 яшьлек кыз социаль челтәрдә 15 яшьлек балигъ булмаган кыз бала белән таныша. Аңа фахишәлек белән шөгыльләнергә тәкъдим итә. Клиентны да социаль челтәрдә таба. Аның белән WhatsApp аша аралашып, килешәләр.

«Санкт-Петербург хатыны 15 яшьлек кызны Мәскәүнең көнчыгышындагы кунакханәгә алып килә. Оператив экспериментта катнашучы заказчыдан бала өчен 650 мең сум акча ала. Шуннан соң бу хатын кулга алынды», — диелгән ведомство хәбәрендә.

Алыш-биреш мизгеле сурәтләнгән видео Тикшерү комитетының YouTube каналында чыкты.

Тоткарланган 22 яшьлек кызга карата фахишәлеккә җәлеп итү маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Тикшерүчеләр, аңа ярдәм итүчеләрне, тагын зыян күрүчеләрне эзли, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100