Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кунак егет таныш хатынын яралаган, фатирына ут төрткән һәм баласын урлап киткән

Ивановода урланган 3 яшьлек Эмманы полиция хезмәткәрләре шул ук көнне тапкан.

news_top_970_100
Кунак егет таныш хатынын яралаган, фатирына ут төрткән һәм баласын урлап киткән
37.мвд.рф

26 февральдә Ивановоның Рождественский микрорайонында Эмма исемле кыз баланы урлаганнар. Җинаятьче фатирга килә, ул биредә үзенең песиен алып китмәкче була. Ләкин талаш чыга һәм егет хуҗа хатын белән сугыша. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Ярсынган кунак егете хуҗабикәне пычак белән яралый, фатирга ут төртә, киткәндә 3 яшьлек баланы урлап кача.

Урынга янгын сүндерүчеләр килеп җитә, алар утны сүндерә. Имгәнгән хатынны хастаханәгә алып китәләр. Хәзер ул авыр хәлдә ята.

Берникадәр вакыттан соң, шул ук көнне урланган кызны табалар. Ул шәһәр үзәгендә була. Полиция белешмәсе буенча, Эммага зыян килмәгән. Ул һава торышына ярашлы итеп киенгән, диелә хәбәрдә.

Җинаятьчене тоткарлаганнар. Аның машинасын күзәтү камералары язмалары аша карап тапканнар. Бу кешегә 18 яшь, ул студент. Әлегә аның гамәленең сәбәбе турында хәбәр ителми.

Егет яраланган хуҗабикә белән таныш булган. Аңа карата «үтерергә маташу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, дип хәбәр итте Эчке эшләр министрлыгының Иваново өлкәсе буенча идарәсе.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100