news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күмертауда яшәүче ир-атның башына отвертка кадалган – видео

news_top

Башкортстанның Күмертау шәһәрендә яшәүче ир-атның башына электрик отвертка кереп кадалган. Аның башына трепанация ясаганнар. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Табиб-нейрохирург Павел Петруни операция кадрларын күрсәткән.

Табиб сүзләренчә, ир-атны хастаханәгә бик авыр хәлдә китерәләр. Ашыгыч операция таләп ителә. Табиб моны «ял көнендәге клиник очрак» дип атаган.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Айрат Рәхмәтуллин белешмәсе буенча, зыян күрүчегә 44 яшь. Ул көнкүреш талашы вакытында травма алган.

«Компьютер томографиясе вакытында ачыкланганча, отвертка кече мигә зыян китергән, зур кан тамырларыннан миллиметр ераклыкта гына узган», – дип яза министр.

Операция 1 сәгать чамасы дәвам иткән һәм уңышлы узган. Хәзер ир-атның хәле канәгатьләнерлек, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар