Башкортстанның Күмертау шәһәрендә 9 яшьлек малайның теле металл баганага ябышкан. Бу турыда Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр комитетына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.
«Кем балачагында салкында металл яламаган? Бу бит шундый кызык. Ләкин моның нәтиҗәсе гадәттә бертөрле – тел металл конструкциягә ябышып кала. Менә бүген дә Күмертауда 2014 елда туган малай бөтен өлкәннәргә билгеле булган әйберне үзендә сынап карарга булган һәм «Сапсан-Арена»га керә торган урында баганага теле белән ябышып калган», – дигәннәр ведомствода.
Урынга килгән коткаручылар малайның теленә җылы су салган, аңа баганадан телен алырга ярдәм иткән. Балага зыян килмәгән, диелә хәбәрдә.