«Күмәчләр мал сыннары рәвешендә ясала»: Качману көненә керәшеннәр пешерә торган ризыклар
Православие динен тотучылар бүген, 19 гыйнварда, Качману көнен билгеләп уза. Традиция буенча, бу көнне чиркәүләрдә бәйрәм келәүләре уза, сулар аруландырыла, кешеләр суда чумына, йорттагы ишекләргә, кашагаларга качлар сызыла.
Бүген, һава торышы начарлану сәбәпле, күп авылларда чишмә янына төшү мөмкинлеге чикләнгән, чумынучылар булмаган диярлек. Авыллардагы бәйрәмгә священниклар да килә алмаган. Су керүчеләр купельле авылларда гына булган, дип яза керәшеннәрнең «Туганайлар» газетасы.
Керәшен авылларында Качману көненә генә пешерелә торган аерым ризыклар бар, аларны гадәттә төче камырдан, төрле йорт хайваннары рәвешендә ясыйлар, шишаралар (төче камырдан шарчык формасындагы ризык – ред.) тәгәрәтәләр.
Зәй районының Кабан Бастрык авылында яшәүче Клавдия Максимова журналистларга Качману табынын фотога төшереп җибәргән, авылда бу көннең ничек узуын сөйләгән.
«Бик матур итеп, төн уртасында, халык җыелып, иман китереп, үзебезнең чишмәдән су алдылар. Кичтән юлны кардан чистартып ачтылар. Һава торышы начар дип тормыйлар, су алып калырга тырышалар, читтә яшәүчеләр, йөри алмаучылар өчен дә алып калалар авылдашлар. Бездә өч көн су алалар, купельдә коеналар. Күрше-тирә авыллар да килә.
Үзебездә бәйрәм киче пешеренүдән башланды. Бездә Качману мунчасы ягып юынып чыкканнан соң, күмәчләр пешерелә. Алар мал сыннары формасында ясала. Мин дә, иң беренче, өстәл уртасына тынычлык күгәрчене пешереп утырттым. Тынычлык күгәрченнәре илебезгә, йортыбызга иминлек китерсен.
Аннан соң, «һәрвакыт күктә көндез кояшыбыз, төнлә аебыз якты янсын» дип, кояш белән айның сурәтен камырдан әвәләп пешердем. Өстәлемдә мал сыннары, «үрдәкләр» урын алды. Күзикмәк, коймак, дурычмаксыз да булмый инде ул безнең керәшеннәрнең табыны», – дип сөйләгән Клавдия Максимова.