Татарстан Республика клиник хастаханәсе табиблары уникаль операция үткәргән – Чаллы шәһәреннән килгән 57 яшьлек ир-атка бармак үстергәннәр. Бу хакта хастаханәнең телеграм-каналында хәбәр ителә.
2023 елда ир-ат дачасында беседка ремонтлаганда, болгарка белән баш бармагын кисеп алган. Чаллы табиблары ир-атка беренче ярдәм күрсәткән һәм өенә озатканнар.
Берничә айдан соң ир-ат РКБга мөрәҗәгать иткән. Табиблар тикшерү үткәреп, планлы рәвештә хастаханәгә салу турында карар кабул иткәннәр. Ир-ат, юллама алырга һәм анализлар бирергә дип, кайтып киткән.
Беренче этапта хирурглар пациентның янбаш сөягеннән 5 сантиметр озынлыктагы сөяк кисәген һәм кан белән тәэмин итүче артерияне күчереп утыртканнар. Бармак өлешенә кан килсен өчен, кулын вакытлыча корсакка теккәннәр. Операция 4 сәгать дәвам иткән. Аны микрохирурглар Руслан Тельманович Радьков һәм Эльвира Рәфыйковна Кадыйрова башкарган.
Фото: © «Наша РКБ» телеграм-каналыннан
Киләсе бер ярым ай дәвамында ир-ат сөякнең үсеп, урынга җайлашуын көткән.
«Күп очракта пациентлар мондый операцияләргә ризалашмый, чөнки корсакка тегелгән кул белән йөрергә теләмиләр. Әмма башкача сөяк җайлаша алмый – кан килми икән, организм аны кабул итми. Без исә сөякне артерия белән бергә күчердек, шуңа күрә туклану җитәрлек булды. Гомумән, бармак үстерү буенча операцияләр һәрвакытта да килеп чыга дип булмый. Бу очракта барсы да уңышлы булды, яңа сөяк кул сөякләренә «кушылды»», – дип аңлата Руслан Радьков.
Киләсе этапта табиблар кулны корсактан аерганнар. Барлык яралар төзелгәннән соң, 2 операция үткәрелгән – артык тире һәм май катламы алынган, яңа бармакның табигый формасы формалаштырылган.
Ахыргы госпитализация вакытында табиблар нерв очлары булган тире кисәген күчереп утыртканнар. Операция уңышлы узган, һәм бармак сизә башлаган.
Видео: «Наша РКБ» телеграм-каналыннан