Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кулы терсәгеннән өзелеп чыкты». Нәни малай кулын кер машинасының барабанына тыккан

news_top_970_100
«Кулы терсәгеннән өзелеп чыкты». Нәни малай кулын кер машинасының барабанына тыккан
Владимир Васильев

Түбән Новгород табиблары биш яшьлек баланың гомерен саклап калган. Сабый эшләп торган машина эченә кулын тыккан булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Идел буе тикшеренү медицина университеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фаҗига 24 июльдә Семенов шәһәрендә була. Малай кер юа торган машинаны эшләтеп җибәрә. Аннары кулын барабан эченә тыга. Баланың кулы терсәгеннән өзелеп чыга. Сабый бик күп кан югалта. Аны вертолет белән Түбән Новгород шәһәренә алып киләләр.

Малайга кан салалар, аннары өзелгән кулга реплантация ясыйлар. Бәхеткә, кулны бозга куеп торган булганнар. Операция дүрт сәгать дәвам итә, уңышлы тәмамлана. Хәзер балага тагын берничә операция ясарга кирәк. Шулай итеп аның кулында кан әйләнешен төзәтәчәкләр.

«Мондый операцияләр бик катлаулы, тик сирәк очрамыйлар. Ситуация бик җитди, баланың сәламәтлеге өчен дога кылабыз һәм яхшы буласына өметләнәбез», – дигән университет ректоры Николай Карякин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100