Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кулың эш белсә, ачка үлмәссең!» — Җырчы Нурзадә үзе теккән күлмәкне күрсәтте

Җырчы скрипкачы дусты Динә Закированың туган көненә күлмәк тегеп бүләк иткән.

news_top_970_100
«Кулың эш белсә, ачка үлмәссең!» — Җырчы Нурзадә үзе теккән күлмәкне күрсәтте
Салават Камалетдинов

Җырчы Нурзадә дусты Динә Закированың туган көненә күлмәк тегеп бүләк иткән. Динә яңа күлмәкне киеп тә күрсәткән.

«Динәгә бүләгем ошагач, күңелем булды инде. Үз кулың белән ясаган бүләк — ул бөтен җан җылысын биргән бүләк инде. „Платья от Нурзады“ брендын булдырырга микән», — дип язган җырчы.

Инстачылар Нурзадәгә төрле тукымалардан күлмәк тегеп бирүен сорап язган.

«Дәфтәр алып, заказларны язсагыз да була. Иң элек миңа тегеп бирерсең инде», — дип тә язган бер виртуаль дусты.

«Каян өйрәндең дип язмагыз инде. Әни бөтен кул эшләренә өйрәтеп үстерде. Иң беренче теккән әйберем - чалбар иде. Костюм-пиджаклар һәм иң беренче концертыма күлмәкләрне дә үзем теккән идем», — дип язган Нурзадә.

«Бар яклап уңган сез», «Динәгә бик тә килешә», «Бик матур җәйге күлмәк! Бик оста утырткансыз, ул култык аслары үлчәп теккәнмени», «Кулларыңнан куан, матурым! Кулың эш белсә, ачка үлмәссең!» — дип комментарий калдырганнар инстачылар.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Берконне Динэнен туган конендэ шушы видеоны сториска куйгач, куп кенэ сораулар килде. Узен тектен что ли, син тектенме бу кулмэкне дип язасыз? Эйееее, мин тектем ул кулмэкне Динэгэ , мин?? Бер кондэ) Хэтерлисезме, мин эле карантинга утырткач та язган идем, кул кычытып тора иде куптэннэн, менэ тегэргэ дэ момкинчелек чыкты, эгэр узем теккэн кулмэклэр барлыкка килсэ аптырамассыз дип) Туган конгэ нэрсэ булэк итим икэн дип аптырап йордем дэ, туктале минэйтэм, без бит Динэ белэн икебез дэ кулмэклэр яратабыз, тегеп кидерим эле бер кулмэк дигэн уй килде бит башка. Эле анын тукымасын озак сайладым. Ярый сатучылар таныш., алар булышты. Таныш дип инде, татарлар, алар мине таныйлар, еш кына тукымалар, бизэклэу очен тасма, тоймэ, стразалар алам . Эллэ ничэ торле тукыманы куеп карадык, элеп карадык,мэш китердек))) Ахырда ботен чэч- йоз- кыяфэтлэренэ туры килсен дип, шушы бизэклесен сайладым( доресен генэ эйткэндэ, мин уземэ дэ шушындыйны алыр идем))) Оригинальный булэк булгандыр бит??!! ??? Эллэ уземнен брендны ясарга микэн? ,,Платья от Нурзады"??? Эссе тэнендэ киеп туздырырга язсын! Ошагач, иии кунелем булды инде???@dinazakirova_dz Уз кулын белэн эшлэгэн булэк - ул ботен жан жылысы белэн эшлэгэн булэк инде, эйе бит?! P. S. Ээээ, каян ойрэнден дип язмагыз инде тагын) Эни ойрэтте!!! Ул бит ботен кул эшлэренэ ойрэтеп устерде. Ин беренче теккэн эйберем - чалбар иде! Костюм - пиджаклар, кулмэклэр хээээм ин беренче концерт кулмэклэремне дэ узем теккэн идем заманасында??? Так что, менэ шулай???? #нурзадапевицаведущаятамада89033429058 #нурзадаведущаяпевицатамада89033429058 #платье #аллагашокер

Публикация от Нурзада Nurzada Singer (@nurzada28)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100