Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кулы эш белә»: Элвин Грейга чишмә төзекләндерергә Тямаевтан ярдәм сорарга кушканнар

Җырчы Радик Юльякшин әти-әнисенең туган ягындагы чишмәне матурларга җыенган.

news_top_970_100
«Кулы эш белә»: Элвин Грейга чишмә төзекләндерергә Тямаевтан ярдәм сорарга кушканнар
Рамил Гали

Элвин Грей әти-әнисенең туган авылындагы чишмәне төзекләндерәчәк. Бу турыда ул инстаграмда язган. «Мин Уфада туып-үстем. Шулай ук минем кече ватаным бар. Ул — әти-әниемнең туган яклары — Башкортстанның Гафури районы Каварды авылы. Әлеге авыл белән мине бик күп истәлекләр бәйли. Кечкенә вакытта каникулларны әбием янында үткәрә идем. Ә хәзер шул якларны төзекләндерүгә үземнең өлешемне кертергә телим.

Авылымда бер чишмә бар. Шунда килгән кунаклар һәм авыл халкы өчен ял итү урыны ясарга телим. Әлеге эшне башлап йөрүче буларак, төп сумманы үземнән кертәчәкмен. Теләге булганнар әлеге изге гамәлгә кушыла ала», — дип язган ул.

Инстачыларның бер төркеме Элвин Грей игелекле эшкә тотынган дип бәяләгән. Икенче төркеме аның халыктан акча соравын ошатмаган. «Мерседес»та йөргән килеш, оялмыйча, халыктан акча сорап утырасың. Мескенләнү ир-ат эше түгел», «Ул чишмәне төзекләндерергә хатының белән син бер тапкыр чит илдә ял итеп кайткан кадәр акча китә. Үзең генә башкарып чыга алмыйсыңмы?», «Алынгансың икән, үзең эшлә. Халыктан акча җыеп, үзең төзекләндергән итеп күрсәтүме исәбең?» — дигәннәр.

Кайберәүләр Элвинга Фирдүс Тямаевтан ярдәм сорарга кушкан. «Булдырасың. Ярдәмгә Фирдүсне чакыр. Аның кулыннан эш килә. Каршы килмәс дип уйлыйм», «Акчаны Фирдүстән дә сора. Ул киң күңелле, үтенечеңне кире какмас», — дип язганнар.

Элвин Грей бер журналист белән әңгәмәсендә Гафури районын Гафури каласы дип бутап сөйләгән иде. Кайбер инстачылар шул вакыйганы искә алган. «Гафури каласы, Красноусольск районы бит», — дип яза алар шаяртып.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100