Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Култык асты ник тирли һәм тирләмәс өчен нишләргә?

news_top_970_100

Култык асты артык тирләү гипергидроз дип атала. Тир чыгу – табигый процесс, ул тәннең терморегуляциясе өчен кирәк. Тик артык каты тирләү уңайсызлык тудыра. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Тир кеше гәүдәсен суыту өчен бүленеп чыга, бу процесс терморегуляция дип атала. Ир-атларда да, хатын-кызларда да тир бизләре була. Ләкин ир-атларда бу бизләр активрак эшли.

Белгечләр гипергидрозның төп сәбәпләрен әйткән.

  • Туклану рациональ түгел – кешеләр күп итеп тәмләткечләр куллана, хәмер эчә, кофеинлы эчемлекләр куллана.
  • Дарулар эчү – кайсыбер дарулар (антибиотиклар, кан басымы югары булганда эчә торган дарулар, антидепрессантлар) тир бүленеп чыгуны активлаштырырга мөмкин.
  • Нерв системасы һәм психоэмоциональ өлкәдә проблемалар – Паркинсон авыруы, вегетососудистая дистония, фобияләр, паника атакалары һәм башкалар тир бүленеп чыгуны арттырырга мөмкин.
  • Йогышлы авырулар – мәсәлән туберкулез, бруцеллез, сепсис, гельминтоз, ВИЧ һәм СПИД.
  • Йөрәк-кан тамырлары системасы патологияләре.
  • Шикәр авыруы.

Шулай итеп, култык асты артык тирләсә, табибка мөрәҗәгать итү хәерле.

Тирләмәс өчен, дөрес тукланырга, симерүне бетерергә, рационда майлар, әче тәмләткечләр, хәмер, кофе кулланмаска. Күп итеп чиста су эчәргә кирәк.

Гигиенага аеруча зур игътибар бирегез. Душка еш керегез, табигый тукымалардан чиста кием киеп йөрегез, синтетика алмагыз. Аяк киеме дә чиста һәм коры булырга тиеш.

Култык астында тире бик сизгер, йомшак була. Анда пычрак – үлгән күзәнәкләр, дезодорант калдыклары җыела – бу да сасы ис чыгарырга мөмкин. Көн саен юынып, чиста йөрегез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100