Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кулсыз-аяксыз кыз: «Минем гаиләм булачак: мине яраткан ирем һәм балаларым»

Кулларсыз һәм аякларсыз туган Казан кызы Вероника Лазарева үзен бәхетле дип саный. 7 яшенә кадәр ул балалар йортында үскән, әмма язмышыннан зарланмый. Вероника җырлар һәм музыка яза, Сати Казанова һәм Анна Седокова белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган, киләчәктә инвалидлар өчен мәдәният йорты төзергә җыена. Үз тарихын ул «Татар-информ»га сөйләде.

news_top_970_100
Кулсыз-аяксыз кыз: «Минем гаиләм булачак: мине яраткан ирем һәм балаларым»
Вероника Лазарева үзен бәхетле дип саный
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

«Балалар йортында минем яныма Тоня апа килә иде»

Вероника Лазареваның искиткеч матур, моңлы һәм истә калырлык тавышы бар. Ул Чаллыда «аяк-куллар аномалиясе» диагнозы белән туган. Әтисенең киңәше буенча, әнисе аны балалар йортында калдырып чыга. Кыз үзенең балачагын җылы һәм якты хатирәләр белән искә ала. Ул еш кына аңа һәм башка балаларга бүләкләр алып килгән киң күңелле хатынны хәтерли. Әлеге ханым аскы катка төшә алмаган һәм баскыч янында көтеп торган үзенчәлекле кызны үз итә. Бу хакта «Татар-информ»да Наталья Рыбакова яза.

«Балалар йортында минем янга Тоня апа килә иде, без әле дә аның белән аралашабыз, аңа инде 92 яшь. Чаллыга килгәч, мин һәрвакыт аның янына барырга тырышам. Ул бик игелекле һәм эчкерсез», – дип искә ала Вероника.

Фото: © Вероника Лазареваның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битеннән

Кыз шулай ук тәрбиячеләрнең аны үз өйләренә кунакка алып кайтуларын хәтерли. Ул шулай ук алар белән бергә Казанга протезлар ясатырга барган.

«Тәрбиячеләр, миңа ашарга уңайлы булсын өчен, махсус җайланмалар уйлап таба иделәр. Мондый җайланмалар бик күп иде, ләкин мин аларның берсен генә калдырдым – махсус резинка. Мин аны кулыма киям, чәнечке яки кашыкны шунда кертеп куям... Мин әлеге кешеләргә тормышыма керткән өлешләре өчен бик рәхмәтле», – ди Вероника.

Ни гаҗәп, аның балачагы белән бәйле күңелсез хатирәләре гомумән юк. Кечкенә кыз тормышында барысы да яхшы булачагын алдан белгән кебек.

Балалар йортына бала алу өчен олылар килгәндә, бөтен балалар алар янына һәрвакыт йөгерешеп бара. Ләкин Вероника алай түгел.

Фото: © Вероника Лазареваның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битеннән

«Алар барысы да: «Мине алыгыз, мин яхшырак!» – диешә иделәр. Ә мин үз мизгелемне көтеп утыра идем. Бу көрәшкә беркайчан да кушылмадым», – дип сөйли Вероника.

Аннары кечкенә кызчыкны тәрбиягә алганнар.

«Көндезге йокы вакытында мине тәрбияче уятты һәм минем артымнан әнием килүен әйтте. Мин дәшмәдем, күзләремне йомдым. Бу минем әнием түгеллеген эчке аңлау бар иде», – ди кыз.

«Кыш Бабайга «әнием белән әтием мине алырга килсеннәр иде» дип яздым»

Яңа гаиләдә Вероника 1 айдан да азрак яши, тәрбиягә алган әти-әнисе аны балалар йортына кире кайтара. Бу вакыйгадан соң, Яңа ел алдыннан, тәрбияче апасы кызга Кыш бабайга хат язарга тәкъдим итә.

«Әнием белән әтием мине алырга килсеннәр иде, сеңлем һәм энем булсын иде», – дип теләдем. Барысы да шулай булды», – дип сөйли кыз.

Шуннан соң озак та үтми, баланы чыннан да үз әнисе алырга килә. Беренче очрашу бик җылы уза.

«Мин аны шунда ук кабул иттем», – дип искә ала кыз.

Фото: © Вероника Лазареваның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битеннән

Әнисенең исеме Татьяна. Ул, кызның әтисе белән аерылышканнан соң, икенче тапкыр кияүгә чыккач, кызын алырга карар кыла. Яңа ире хатынының газета басмаларын җыюын, аның елавын күрә. Ул вакытта җирле матбугат чаралары балалар йортындагы гадәти булмаган кыз һәм аның күпкырлы сәләтләре турында яза. Берникадәр вакыт Татьяна кызы янына кунакка килеп йөри, ә аннары аны үзенә алып кайта.

Вероника белән олы апасы Наталья башта уртак тел таба алмый. Әти-әнисе кунакка киткәндә, өйдә калган кызлар еш кына сугышалар. Ләкин тиздән балалар үзләренең бер гаилә булуын һәм бер-берсен якларга кирәклеген аңлый. Бу – кыш көне урамга йөрергә чыккач була. Ишегалдындагы балалар инвалид коляскасындагы кызны мыскыл итә башлый, көтмәгәндә Наташа туганын яклап чыга.

«Ул вакытта мин үземне ялгыз түгел дип хис иттем. Шул вакыттан башлап без апам белән аралаша, якынлаша башладык, безнең үз серләребез барлыкка килде. Нәтиҗәдә, иң яхшы дуслар булып киттек», – ди Вероника.

Балалар йортында ул үзен үзенчәлекле дип санамый, әмма аның диварларыннан чыккач, башка дөньяга эләгә. Үз адресына еш кына күңелсез сүзләр ишетә, кырын карашлар, тирә-юньдәгеләрнең сәер реакциясен күрә башлый.

«Миңа бармак белән күрсәтә башладылар. Ишегалдына башка балаларның әти-әниләре килеп: «Монда йөрисе булма», – диләр иде», –- дип сөйли Вероника.

Сөйләшү вакытында ул һәрвакыт шаярта һәм елмая. Хәтта күңелсез әйберләр турында сөйләгәндә дә.

«Минем тормышымда төрлесе булды. Бервакыт урамда туктатып: «Сезнең аяк-кулларыгызны балта белән чаптылармы әллә?» – дип сораучы да булды», – дип елмаеп искә ала кыз.

Шуннан соң ул: «Минем белән нәрсә дөрес түгел соң?» – дип уйлана башлый. Ни өчен башкалар аны мыскыл итә? Шундый күңелсез уйларга батып утырмас өчен, кыз котылу юлын иҗатта эзли. Балачагыннан рәсем ясарга һәм җырларга ярата.

«Мин өйдә гел җырлый идем, барысын да туйдырып бетерә идем. Миңа: «Вероника, җитәр!» – дия иделәр. Ә мин җырламыйча булдырам алмыйм, мин җырлаганда яшим», – ди кыз.

Фото: © Вероника Лазареваның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битеннән

«Караңгы залда беренче рәттә әтинең йөзен күрдем»

Вероника вокал дәресләре ала башлый, тыңлауларны үтә. Педагог киңәше буенча, талантлы кызга туган көненә синтезатор сатып алалар. Ике кулында да бармаклары булмауга карамастан, ул тиз арада интернеттагы видео дәресләр ярдәмендә уйнарга өйрәнә. Аннары концертларда чыгыш ясый, конкурсларда катнаша башлый.

2016 елда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кызлар арасында «Татарстан энҗесе» матурлык һәм талантлар конкурсында катнаша һәм төп таҗны яулый. Бер елдан соң җиңүчене жюрига чакыралар, ләкин иң җаваплы вакытта гаҗәеп хәл була – Сати Казанова белән бер сәхнәдә чыгыш ясаганда, Вероника залда тамашачылар арасында һәлак булган үги әтисен күрә.

Биологик әтисе белән кыз аралашмый, әтисе дип, әнисенең икенче ире Дмитрийны саный, ул 2017 елда юл һәлакәтендә һәлак була. Бу – җәй көне була, ә әлеге конкурс декабрьдә уза.

«Без конкурска Чаллыдан таксида килдек. Әти сатып алырга теләгән кебек машина килде. Машинада әтинеке кебек үк уенчык бар иде. Бу билгеләр аның яныбызда булуын күрсәтте. Аннары мин Сати белән сәхнәгә чыктым, җырлый башладым һәм караңгы залда беренче рәттә әтинең йөзен күрдем», – дип искә ала «Татарстан энҗесе».

Күренеш 3-4 секунд дәвам итә, бу күренештән Вероника җырның сүзләрен бутый.

«Мин аның барлыгын сиздем, ләкин җырлавымны дәвам иттем», – ди кыз.

Фото: © Вероника Лазареваның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битеннән

«Анна Седокова яңа альбомы презентациясенә чакырды»

«Татарстан энҗесе» бәйгесе аның тормышында зур әһәмияткә ия була һәм бик күп кызыклы танышуларга сәбәп була, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кызлар арасында «Дөнья миссы – 2013» Ксения Безуглова һәм «ВИА Гра» төркеменең «алтын составы»ннан Анна Седокова белән. Икенче танышуының дәвамы да була.

«2017 елда минем телефонга билгесез номердан шалтырату килде. Бу – Анна Седокова иде! Ул мине яңа альбом презентациясенә чакырды, бергә җырларга тәкъдим итте», – дип дәвам итә Вероника.

Кыз озак уйлап тормый ризалаша, һәм алар «Вселенная» җырын башкаралар. Мәскәүдә бергә чыгыш ясаганнан соң, җырчы Вероникага җырларга музыка язарга тәкъдим итә. Һәм ул бу киңәшкә колак сала.

Йолдызлар белән танышулар моның белән генә тәмамланмый. 2023 елда Вероника «Мужское. Женское» телевизион проектында катнаша. Анда Юлия Барановская һәм Александр Гордон үтенече буенча үзе язган «Время не ждет» җырын башкара.

Хәзер Лазаревага 26 яшь, 2020 елда ул гаиләсе белән Чаллыдан Казанга күченгән, хәзер аның үзе язган унлап җыры бар. Беренче тексты «Татарстан энҗесе» конкурсының гимны булган. Кыз шактый күп картиналар да иҗат иткән, әмма әлегә шәхси күргәзмәсен оештыра алмаган, чөнки барлык эшләрен дусларына һәм танышларына бүләк иткән.

Танышлары еш кына Верониканы Ник Вуйчич белән чагыштыра. Ләкин кыз үзен бөтен дөньяда танылган мотивацион спикерга охшаган дип санамый. Ул бу кешегә соклануын әйтә, әмма аларның фикерләре һәм тормышлары төрле, тик алар икесе дә – искитмәле оптимистлар. Өстәвенә, Казанда яшәүче кыз үзен «йолдыз» дип санамый. Мондый мөнәсәбәт күрсәтелгәндә дә үзен уңайсыз хис итүен әйтә.

«Елмаю зур көч»

Бу елның җәендә Вероника Төньяк Осетиягә форумга барган, анда социаль әһәмиятле проект төзергә өйрәнгән. Көз көне ул Казан янындагы «Идел» лагеренда форумда катнашкан, анда аны гамәлгә ашырырга грант алу өчен, авторлык эшләнмәләрен якларга өйрәнгән.

«Минем үз проектым бар, бу турыда бик аз кеше генә белә. Ул «Настоящее в тебе» дип атала», – ди кыз.

Вероника иҗат белән генә шөгыльләнергә түгел, ә кешеләргә файда китерергә тели. 2022 елда Казанның «Әкият» курчак театрында ул Яңа ел алдыннан инклюзив концерт оештыра. Бу – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне иҗат ярдәмендә берләштерү омтылышы була.

Фото: © Вероника Лазареваның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битеннән

Декабрьдә кыз тагын шундый ук концерт үткәрергә планлаштыра һәм аңа берничә яңа композиция әзерли. Концерттан кергән акчаны ул авыру кешеләрне дәвалауга бирергә тели. Киләчәктә, килеп чыкса, үз мәдәният йортын ачарга планлаштыра. Вероника һәр кешенең сәләтле һәм уникаль булуына ышана, ул җәмгыятьнең үзенчәлекле кешеләргә карата мөнәсәбәтен үзгәртергә тели.

«Мин өйдә утырган, үз сәләтләрен яшергән күп кешеләрне беләм. Аларның дүрт дивар арасыннан чыгып, нәрсә эшли алуларын күрсәтүләрен телим», – дип фикер йөртә ул.

Үзенең тышкы кыяфәтенә карамастан, Вероника үзен иң гади кыз дип саный. Ул протезлар кими, аларны «кирәкмәгән йөк» дип саный. Урамда инвалид коляскасында, ә өйдә аякта йөри. Көнкүрештә кирәкле барлык эшләрне үз куллары белән башкара. Мәсәлән, ул төшке аш әзерли яки тешләрен чистарта ала.

Фото: © Вероника Лазареваның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битеннән

Әлбәттә, барлык кызлар кебек үк, ул да кияүгә чыгарга һәм балалар табарга хыяллана.

«Минем гаиләм булачак: мине яраткан ирем һәм балаларым», – ди ул.

Очрашуыбыз ахырында Вероника һәрвакыт яхшы кәефтә булу серен ачты. Ул бик гади булып чыкты: «Елмаерга кирәк. Елмаю – зур көч, ул кәефне күтәрә», – ди Вероника.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100