Кулсыз-аяксыз кыз: «Бер генә көнгә булса да куллы-аяклы буласым килә»
Вероника Лазареваның тумыштан кул-аяклары юк, гомеренең беренче елларын исә ул балалар йортында уздырган.
Кыз үзенең бу үзенчәлеген ничек кабул итә алган, ничек сынмаган-сыгылмаган, күңеленә бары тик якты хисләр генә туплаган – «Казанские ведомости»да Шаһрезадә Корбанова язмасы шул хакта.
«Мине күргәч, кешеләр башында туган иң беренче уй: «Мин дөрес күрәмме?» – Вероника үзенең кыяфәтенә карата кешеләрнең реакциясен шулай сурәтли. Аның буе – 86 см. Әмма лилипут булганга түгел. Вероника кулсыз-аяксыз булып туган. Тормыш юлы гадәти булмаса да, кызның күңеле көр, дәрт-дәрманы ташып тора.
«Ничек уңайлы – мин шулай киенәм. Ник нәрсәнедер яшерим, ди? Юк! Барыбер бөтен кешегә дә ярап булмый!» – ди кыз, елмаеп. Ул урамда бер дә оялмыйча, бик рәхәтләнеп, ачык күлмәкләрдән йөри.
Хәзер Вероника актив тормыш рәвеше алып бара: музыка белән шөгыльләнә, кул-аягы булмауга карамастан, бии, рәсем ясый. Ләкин гомеренең беренче еллары – туганнан алып 7 яшенә кадәр – җайлы гына булмаган, кыз аларны балалар йортында уздырган.
«Мин башкалар кебек түгел, дигән хис балачагымда минем бөтенләй булмады. Чынлап. Кыяфәтем башкаларныкы кебек түгеллегенә мин хәтта игътибар да итми идем. Чынлап әйтәм, хәтта бер тапкыр да! «Тәк, ни өчен миңа кешеләр карый соң әле?» – дип кенә аптыраган чаклар булды. Нишлисең, шундый булып туганмын. Төптән уйлап карасаң, без бит барыбыз да тышкы кыяфәтебез белән бер-берләребездән аерылабыз. Мин менә шундый», – дип, балачагы турында сөйли кыз.
Хәзер кыз үз гаиләсе белән яши. Шушы 7 елы үткәч, аны балалар йортыннан әнисе Татьяна килеп ала. Асрамага алучы әни түгел, тудырган әнисе. Ул вакытлар турында искә төшергәндә, хәзер дә ханым күңелендә хис-тойгылар дулый башлый.
«Минем олы кызым бар. Вероничка – икенчесе, алтын урталыгым. Һәм төпчегем – улым. Әлбәттә, мин аны күрдем. Табигый, миңа бала буенча бөтен ситуацияне сөйләп аңлаттылар. Алга таба үз кыенлыклары, үз дәвамы, нәтиҗәдә – баладан баш тарту, кире кагу. Озын 7 ел буена. Бу – минем гаебем, минем гөнаһым, һәм аның өчен мин җавап бирәчәкмен. Гаепләргә мөмкиннәр, гаеплиләр дә. Бу – минеке, һәм аның өчен миңа гына җавап бирәсе», – дип сөйли Татьяна ул вакытлар турында.
«Синең янга әниең килгән»
Татьяна 7 ел дәвамында тормышны ялгызы тарта, бер яклап та – туганнарыннан да, дусларыннан да бернинди ярдәм күрми. Икенче мәртәбә кияүгә чыкканга кадәр.
«Бервакыт, чираттагы мәкаләне укып, елап утыруымны ирем күрде. Әлбәттә, барын да белде. Дөресрәге, ни булганын, нигә шулай истерикага бирелүем турында төпченә башлады. Сөйләп бирергә туры килде. Аның үзен ничек тотуы... мин аны хәтта әйтеп бирә алмыйм. Ул: «Әйдә, баланы алып кайтабыз», – диде. Бетте! Гаепләмәде дә, сораулар да бирмәде. Бик гади генә итеп: «Әйдә, шул балалар йортына барабыз да балаңны алып кайтабыз», – диде. Минем белән ни булганын күз алдына да китерә алмыйсыз», – бу хакта инде беренче тапкыр гына сөйләмәсә дә, Татьяна күз яшьләрен тыя алмый.
Балалар йортында үткән балачагы өчен Вероника, әнине гаепләмим, ди. Әнисен ярата һәм тормышта ни өчен шундый хәл килеп чыкканын аңлый. Ни буласын кемнәр белгән, ди Вероника, әтисе бит аның белән кызыксынмаган да.
«Кемдер ишек шакыды, тәрбияче керде дә, «Сиңа әниең килгән», – диде. Миндә ятсыну да, кем бу, дигән сорау да булмады. Безнең арада андый сөйләшү булганны мин хәтерләмим. Мин аңа карадым, ул миңа карады. Бары тик аңлатып булмаслык җылылык һәм якынлык сиздем. Мин бер генә мәртәбә дә аның гаепле булуын аңларга мөмкинлек бирмәдем. Бәлки, болай килеп чыгуы әйбәтрәк тә булгандыр, чөнки ахыры ничек тәмамланыр иде – билгесез, әтием минем бу дөньяда яшәвемне теләмәгән бит. Нәрсә булыр иде – кем белгән?» – дип сөйли кыз әнисе белән беренче очрашуы турында.
Балалар йортларында инвалид креслосындагы балалар белән һавада бик йөрмиләр – һәрберсен йөртергә кеше җитми: тышта аларны бер рәткә тезеп куялар. Сәламәтлекләре чикләнгән балалар саф һаваны шулай сулый. Тышта беренче тапкыр креслодан төшеп йөрергә кызга әнисе булыша.
«Әни, ә тотып карарга ярыймы? Коляскадан төшәргә ярыймы?» – дип сорыйм. – «Нишләп ярамасын? Әлбәттә, бар!» Мин кабат сорыйм: «Чынлап ярыймы?» – «Әйе!» Мин, димәк, коляскадан шуып төшәм, карга чумам һәм аның салкын икәнен аңлыйм, һәм ул шыгырдый. Минем кар күргәнем бар иде, әмма тотып караган юк иде», – дип искә төшерә героебыз.
«Кайчак кешеләр ни дә булса эшләргә курка»
Бармаклары булмаган Вероника хәзер синтезаторда уйный, үзе дә җырлар иҗат итә. Вокал белән җитди рәвештә шөгыльләнә.
«Вокал буенча педагог килә. Шок булган. «Ну, булды, җырлаячакбыз синең белән, син монда җырлый башлаячаксың!» Һәм шундый матур итеп уйный башлады, мин бик кызыктым. Аңа карап, ничек шулай эшли икән, дип уйлап утырдым. Клавишалар бит барысы да бертөрле, менә каралары, менә аклары. Кая басарга икәнен, кая баскач, матур көй яңгыраганын ничек аңлый?» – дип елмая кыз.
«Бәләкәй чыршыкай» («Маленькая елочка») – аның үзе булдырып чыккан беренче көе. Укытучысы көйне 1-2 тапкыр уйнап күрсәткән, ә Вероника, синтезатордан аерыла алмыйча, төне буе аны кабатлаган.
«Икенче дәрес җитте. Укытучы килде. Мин аңа «Маленькая елочка»ны уйный башладым. Аңа, әлбәттә, шок булды. Шулай итеп, вокал урынына синтезаторда уйнауга басым ясый башлавыбызны без үзебез дә сизми калганбыз. Әгәр балачагымда «Вероника, син синтезаторда уйнаячаксың»,– дигән булсалар, мин бик озак көлгән булыр идем», – ди әңгәмәдәшем.
Нәкъ менә шуңа күрә Вероника балалар йортларында инвалид коляскасындагы, саулыкларында ниндидер тайпылышлар булган балалар каршында чыгыш ясый. Кыз аларга үзе язган җырларны башкара. Янына килергә җөрьәт иткән кызга ул беренче өйрәнгән һәм яраткан «Маленькая елочка» җырын ничек уйнарга икәнен күрсәтте.
«Ул кызның комфорт зонасыннан чыгуын телим. Ул аны үзе дә тели – шуны сиздем. Аның тәвәккәлләвен теләдем. Чөнки эшләп карамый торып, бөтен ләззәтен һәм рәхәтен аңламыйсың. Минем аңа булдыра аласын күрсәтәсем, ул уйлаганча, бар да катлаулы түгел икәнен аңлатасым килде. Кайчакта кешеләр нидер эшләргә курка, мин аңа сәләтле түгел, ул артык авыр, дип уйлыйлар, әмма, чынлыкта, бар да бик гади. Ситуациягә бары тик башка ракурс һәм башка почмактан гына күз салырга һәм эшләп карарга кирәк», – дип аңлата Вероника үзенең кызны синтезаторда уйнарга өйрәтү теләген.
«Протезларымны салам да, тулы ирек тоям»
Вероника үзе ашарга пешерә, мөстәкыйль рәвештә савыт-саба, идән юа һәм протезлардан башка йөри, ашый ала. Протезларда ул үзен чикләнгән кебек хис итүен әйтә.
«Дәүләт косметик протезлар ясау мөмкинлеге бирә. Алар – киеп кенә куя торган, бөгелмәүче «кул», «аяклар». Эчендә шөрепләр, кадаклар, алар белән ни теләсәң – шуны эшлә. Ябыштыргычлы, жилет белән. Теләсә кайсы мизгелдә алар куба һәм егыласың. Мин алар белән ни утыра, ни баса, ни үземә чәй ясый я башка берәр нәрсә эшли алмыйм. Салып ташлыйм – һәм үземне тулысынча ирекле хис итәм. Шуңа мин аларны кими башладым», – ди кыз.
Әлбәттә, үз кул-аякларың белән нидер эшләү ничек була икән ул – Верониканың моны да тоясы килә.
«Бер генә көнгә булса да куллы-аяклы буласым килә. Аяклар – барысы да ни дәрәҗәдә уңайлы булуын аңлар-тояр өчен. Мин хәзер эшләгән эшләрне кулларың-аякларың белән эшләү ничек була икән ул? Менә уйлыйм әле, бармаклар белән миңа җиңелрәк булыр идеме икән? Бөтенләй башка халәт бит. Сезгә ничек икәнен аңлыйсым килә. Кызык бит», – дип уртаклаша ул.
Балалар йортында Вероникага чәчләрен тарау, рәсем ясау һәм гади генә эшләрне башкара алу өчен күп җайланмалар ясаганнар. Хәзер исә ул бары тик аш приборларын тоткычтан гына файдалана: махсус резинка кулга беркетелә, анда чәнечке яки кашыкны тыгып куярга мөмкин.
«Кешеләр безне проблемалар фокусында күрергә күнеккән. Ә сез абстракцияләнергә, тормышыгызда нинди шатлык-яхшылык барлыгын уйларга тырышып карагыз. Һәрчак проблемалар турында гына уйларга димәгән, шулай бит? Ә өметсезлеккә ничек бирелмәскә? Минем монда серем юк. Мин бик еш елмаям. Кайф менә шунда», – ди Вероника.