«Кулны кулга тотынышып яшәп ятабыз»: Зөлфирә –Алмаз Мирзаяновлар гаиләсендә истәлекле көн

Бүген Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар гаиләсе өчен бик истәлекле көн икән. Моннан 6 ел элек Алмаз аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Шул уңайдан, Зөлфирә язылучыларына тәкъдим ясауның матур видеосын күрсәткән.
«Яратам сине. Нәкъ 6 ел элек Алмаз кулымны сораган иде. «Мин бик үк не уверен, конечно, но син миңа кияүгә чыгарга ризамы?» – диде.
Кулны кулга тотынышып яшәп ятабыз, Аллаһка шөкер», – дип яза ул.
Алмазның Зөлфирәгә тәкъдимне ничек романтик рәвештә ясаганын сез дә карагыз әле: