“Кулларында ачкычлар бар иде, ишекләрне үзләре ачып керделәр” Сергачтагы “Татар Радиосы” радиостанциясе студиясенә һөҗүм иткәннәр
28 ноябрь көнне Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районында “Татар Радиосы” милли радиостанциясе студиясенә һөҗүм иткәннәр. Радиостанция мөхәррире Фәрит Аймалетдинов сүзләренә караганда, һөҗүм итүчеләр исерек хәлдә булган. Радиостанциянең техник бинасына бәреп кергән өч ир-егет аппаратурага зыян китерергә өлгермәгән. Полиция хезмәткәрләре өч һөҗүмченең икесен тоткарлаган, берсе кача алган. Хәзерге вакытта вакыйга факты буенча тикшерү эше бара.
“Татар радиосы”ның Казандагы филиалы бу хәлләрдән хәбәрдар түгел. Радионың баш мөхәррире Айваз Садыров “Интертат” хәбәрчесе белән соңрак элемтәгә керәчәген әйтте. Алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрованы бу яңалык гаҗәпләндерде. “Шулаймени? Әле сездән ишетәм, белмәгән идем”, - диде ул.