Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кулларына балта чапты» — Маникюр ясаучы хатынны элеккеге ире вәхшиләрчә имгәткән

32 яшьлек ир-ат 30 яшьлек хатынны җиргә егып сала, өстенә менеп утыра һәм балта белән суга-суга кыйный.

news_top_970_100
«Кулларына балта чапты» — Маникюр ясаучы хатынны элеккеге ире вәхшиләрчә имгәткән
https://altai.sledcom.ru

Алтай Республикасында яшәүче ир-ат элеккеге хатынының кулын чабып өзәргә маташкан. Аңа карата җинаять эшен судка тапшырганнар. 32 яшьлек ир-атны «үтерергә маташу» һәм «үтерү белән янау» маддәләре буенча гаеплиләр. Бу турыда өлкә буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, 2020 елның 16 сентябрендә ир-ат Таулы-Алтай шәһәрендә маникюр салоннарының берсенә килә. Биредә аның элеккеге хатыны эшли. Ир-ат 30 яшьлек хатынны чәчләреннән йолкып ала, урамга сөйрәп алып чыга, стенага аркасы белән терәп куя һәм муеныннан тотып тора. Аннары ир-ат хатынның эченә өч тапкыр суга, үтерү белән яный.

2020 елның 3 ноябрендә кичке тугызлар тирәсендә ир-ат хатынны өе янында сагалап тора. Аның кулында балта була. Ир-ат сөйләшергә дигән булып, хатынны читкәрәк алып китә. Шунда ул кабат хатынын кыйный башлый. Хатын аяктан егыла, ир аның өстенә менеп утыра.

«Хатынның кулларын чиратлап асфальтка терәп куеп, балта йөзе белән ике кулына да берничә тапкыр суга. Балта түтәсе белән хатынның башына суга. Үтерү турында яный. Аннары хатынның кулына кабат берничә тапкыр балта белән суга. Корбаны өстендә утырган килеш, ир-ат хатынның башын асфальтка кыса һәм балта белән муенына сукмакчы була. Ләкин хатын балтаны эләктереп алу җаен таба, ир муенга суга алмый. Шул чакта ир-ат узып баручы чит хатынны күреп ала һәм элеккеге хатынын кыйнаудан туктый, җинаять урыныннан качып китә», — дип аңлатканнар ведомствода.

Шулай итеп хатын уртача авырлыкта имгәнә, аның кулында сөякләре сына, берничә бармагы яралана, сеңерләренә зыян килә, уң кулының беләзек сөяге сына, бер бармагын ампутациялиләр, ике кулы чугында да нервыларына зыян килә. Ир-ат гаебен өлешчә генә таный. Аңа карата җинаять эшен Таулы-Алтай судына тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100