Кулларны бакча пычрагыннан чистарта торган биш үсемлек
Пычрак кулларны бер уч крыжовник, аю баланы яки кузгалак яфраклары белән чистартып, салкын су белән чайкап карагыз.
Помидор, тузганак, яшь бәрәңге, әстерхан чикләвеге кулга эләксә, бетми торган пычрак эз калдыра. Аны пемза, кер сабын белән ышкып та утырып булмый. Шундый пычракларны бетерү өчен бакчада биш үсемлек бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Бер түтәлдә эшләп пычрансагыз, икенче түтәлгә барып чистарырга була.
Рәваҗ (ревень) яфракларында да, тамырында да кузгалак кислотасы теләсә нинди пычракны бетерә. Тамырлар, яфраклар картрак булган саен, кислотасы да күбрәк була. Шуның белән кулны ышкып, чистартып җибәрегез.
Кузгалак яфракларында, әлбәттә, кузгалак кислотасы бар. Ул кулларны шәп чистарта.
Кызыл карлыгандагы кислота да кулларны чистарта. Кара карлыганда аскорбин кислотасы күбрәк була, шуңа күрә кызыл карлыган шәбрәк чистарта. Бер уч кызыл карлыган аласы да, кулны ышкыйсы, ди киңәшчеләр.
Аскорбин кислотасы аю баланы (бузина) җиләкләрендә дә күп була. Бу җимеш кислотасы яшь бәрәңгедән калган эзләрне яхшы чистарта.
Бакча пычрагын, хәтта мазутны да өлгереп җитмәгән крыжовник җимешләрендәге кислота бетерә. Помидорларны ботагач яки машина төзәткәч, кулларны крыжовник белән чистартып була.
Һәр очракта да кулларны салкын су белән юып җибәрегез.