news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Куллар һәм аяклар салкын булу нәрсәсе белән куркыныч?

Иммунитет какшаса, кеше туңа башлый.

news_top
Куллар һәм аяклар салкын булу нәрсәсе белән куркыныч?
https://pixabay.com

Кешенең куллары һәм аяклары салкын булса, аның иммун системасы хәлсезләнгән дигән сүз. Бу турыда «Вечерняя Москва» агентлыгы медицина фәннәре докторы, профессор Светлана Трофимовага сылтама белән язды.

«Кан әйләнеше системасы эшчәнлеге бозылу төрле инфекцион авырулар башланыр алдыннан була», — дип аңлаткан табиб «Россия 1» каналы эфирында.

Бу вакытта кан агышы үзгәрә һәм кан тормыш өчен мөһим булган органнарга таба юнәлтелә.

Трофимова сүзләренчә, бактериаль һәм вируслы инфекцияләр башланыр алдыннан күзләрдә конъюнктивит, корылык барлыкка килә, күзләр кызара. Хәлсезлек һәм апатия дә иммун система хәлсезләнү турында хәбәр итүе ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар