Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кулланырга язмасын иде...» — Нурзадәнең тагын нинди һөнәрләре бар?

Җырчы Нурзадә үзенең нинди һөнәрләре булуы турында сөйләгән.

news_top_970_100
«Кулланырга язмасын иде...» — Нурзадәнең тагын нинди һөнәрләре бар?
https://www.instagram.com/nurzada28/

Җырчы Нурзадә яңадан пандемия башланып, концерт-банкетлар уздырылмый башласа да иписез калмас. Ни өчен дисезме? Чөнки җырчының шәфкать туташы һәм тракторчы-машинист һөнәрләре дә бар икән әле. Нурзадә инстаграмда үзенең дипломнарын күрсәткән.

«Минем әллә нинди һөнәрләрем бар икән ич. Әй, Аллам, уңган да инде үзем.

Гражданнар обороносы өчен шәфкать туташы. СССР заманы кешеләре ич без. Әле, җитмәсә, тракторчы-машинист икәнмен. Укылды инде. Имтиханнар бирелде. Мәктәптә малайлар төркемендә трактор дәресләрендә укыдым. Трактор, «Беларусь», ДТда йөри идек. Комбайн буенча да укыдык. Имтиханнар биргәндә юл кагыйдәләрен өйрәндек. Менә ни өчен миңа машина йөртү таныклыгына уку җиңел булган икән.

Институтта укыганда ике ел медицина өйрәндек. Уколлар кадарга, яраларны, сынган жирләрне бәйләргә. 15 нче хастаанәдә практика уза идек. Беренче тапкыр укол кадарга кергәндә кулларым калтырады.

Әле актарсаң, бу архивта әллә ниләр бардыр», — дип язган Нурзадә.

Инстаграм дуслары Нурзадәгә әлеге һөнәрләрнең кирәге чыкмавын теләгән. «Сугыш башланса, алып китәрләр…», «Украинага алып китә күрмәсеннәр, сак бул», — дигәннәр.

Бер абый Нурзадәне туган авылы Кенәргә табиб булып кайтырга чакырган. «Әкренләп тәҗрибә тупларсың, укырсың», — дигән.

«Әйбәтләп кара әле, бәлки никах дипломы да бардыр анда», — дип тә шаярткан берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100