news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Куллану срогы чыгарга торган ризыкларны кибетләрдә нишләтәчәкләр?

Куллану срогы чыгарга торган ризыкларны кибетләрдә нишләтәчәкләр?

news_top
Куллану срогы чыгарга торган ризыкларны кибетләрдә нишләтәчәкләр?
Дәүләт Думасының хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты әгъзасы Сергей Вострецов куллану срогы чыгарга торган ризыкларны кешеләргә таратырга тәкъдим иткән, дип яза Интерфакс.

Депутат мондый практиканың бөтен дөньяда барлыгын әйткән. Аны Россиядә дә гамәлгә ашырырга кирәк, дип саный ул.

"Әгәр син ризыкны бүген кич пешергәнсең икән, аны тагын ике-өч көн ашап була", - дигән ул.

Ул мондый чара кибетләргә дә файдалы булыр иде дигән фикердә, чөнки кибетләр срогы чыккан продукцияне утильләштерүгә акча тота. Бу кибетләргә социаль реклама да булыр иде, дигән депутат.

Вострецов бу чараны кулланган компанияләргә салым ташламалары каралырга тиеш дип саный.

"Ризыкларны таратучы сәүдә челтәрләренә ташламалар бирергә кирәк, шул вакытта алар наклейкаларны алыштырып хәрәмләшмәсләр иде", - дигән ул.

Парламентарий товарлардагы этикеткаларны яңарту өчен җаваплылыкны да катгыйландырырга кирәк дип саный. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар