Кулланмый торган банк карталарын ташларга ярыймы?
Карталарны беркем дә куллана алмасын өчен кискәләп ташларга кирәк.

Яраклылык вакыты чыккан банк картасын чүп чиләгенә ташларга ярамый. Аларны алга таба беркем дә куллана алмасын өчен кискәләп ташларга кирәк. Бу хакта «Прайм» агентлыгына PG Partners юридик компаниясенең өлкән идарәче партнеры Петр Гусятников сөйләде, дип яза РИА Новости.
Картаны банкоматлар һәм банк бүлекләре янында ташларга кирәкми. Шулай ук әлеге карта беркетелгән хисап счетын да ябарга онытырга ярамый. Бигрәк тә ул кредит картасы булса.
«Әгәр сезгә бу карта кирәк булмаса, аның белән бәйле счетны ябарга кирәк, бигрәк тә кредит картасы булса», — дип аңлатты Гусятников.
Әгәр моны эшләмәсәң, хезмәт күрсәтү өчен, алга таба да акча алынып бара ала. Кредит картасын япканда, банктан бурычлар булмау турында белешмә алырга кирәк, диде белгеч.