news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Куллама рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан куллама рецепты тәкъдим итәбез.

news_top
Куллама рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: ит — 160 г, кишер, башлы суган — 30 ар г, куллама — 40 г, шулпа — 200 мл, кыздыру өчен атланмай, тәменчә тоз, яшел тәмләткечләр.

Эш барышы: Итне юка телемләп, кишерне рә­семдә күрсәтелгәнчә турыйбыз. Атланмайда суган белән кишерне бергә, итне аерым кыздырып алабыз. Иткә шулпа кушып, томалап пешерәбез.

Куллама өчен камырны нәкъ токмач камыры кебек басып (кара: 42 б.), ромб формасында кисәбез.

Куллама аерым пешерелә. Аны кайнап торган суга салабыз, кайнап чыккач, тишекле чүмеч белән алабыз.

Ит пешеп җиткәндә, өстенә кулламаны салабыз.

Табынга чыгарыр алдыннан, яшел тәмләткечләр белән бизибез.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар