Американың Көньяк Каролина штатында Доминион-Бич паркында күлгә яшен суккач. 8 өлкән кеше, 12 бала имгәнгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
12 кешене хастаханәгә китергәннәр. Хәзер аларның гомеренә куркыныч янамый.
Паркны вакытлыча япканнар. Куркынычсызлык шартларын бәяләгәч, аны кабат ачалар, диелә хәбәрдә.