news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кулга-кул тотынышып яттылар»: 65 ел бергә яшәгән ир белән хатын берьюлы вафат булган

Бабай белән әбинең караватларын янәшә куйганнар.

news_top
«Кулга-кул тотынышып яттылар»: 65 ел бергә яшәгән ир белән хатын берьюлы вафат булган
https://pixabay.com

Америкада яшәүче Джек һәм Харриет Моррисон өйләнешеп, 65 ел бергә яши. Аннары алар икесе бер көнне вафат була. Бабай белән әби соңгы көннәрен Миссури штатында урнашкан Сент-Луис шәһәрендәге картлар йортында үткәрә. Бу турыда St. Louis Post-Dispatch сылтама белән «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Джекка 86 яшь, аның хатынына 83 яшь була. Бабай белән әби берничә сәгать аерма белән генә бер-бер артлы үлеп китәләр. Аларның караватлары да янәшә тора. Ир белән хатын бер-берсенең кулларын тотыша ала.

Джек белән Харриет 1955 елда Хэллоуин вакытында таныша. Алар ике ул үстерәләр. 2019 елда авырый башлагач, бабай белән әби картлар йортына күченә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар