Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кулдан айфон алганда ничек алданмаска?

news_top_970_100
Кулдан айфон алганда ничек алданмаска?
https://pixabay.com/

Кулдан айфон алганда берничә киңәшне истә тотарга кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Башта айфон элеккеге хуҗасыннан өзелгәнме икәнен тикшерегез. Әгәр сатучы  «Найти iPhone» опциясен туктатырга иренсә, телефонны алып тормагыз. Бу iPhone үзенең Apple ID хуҗасына бәйле була, аңа идарә ачкычлары бирә. Мәсәлән, ул читтән торып кына сезнең әле генә сатып алган телефоныгызны блокировкалап куя һәм кире ачкан өчен акча таләп итә ала.

Айфонны IMEI — уникаль халыкара идентификатор буенча тикшерегез. Бу унбиш урынлы сан бер комплект кысаларында туры килергә тиеш:

  • Корпус артында IMEI
  • «Настройки — Основные — Об этом устройстве» эчендәге IMEI
  • *#06# кә шалтыраткач килгән IMEI
  • SIM-карта лотогындагы IMEI (iPhone SE һәм «бишле» өчен актуаль түгел)
  • тартмадагы IMEI

Айфонны Apple сайтында тикшерегез. «Настройки — Основные — Об этом устройстве» эчендә аның серия номеры язылган булырга тиеш. Сайтка кереп шуны тикшерегез.

Дисплей, яктырту тигез булырга тиеш. Ак һәм кара фонны ачыгыз, кырыйлары ничек яктыртылганын тикшерегез. Шалтыратып, интернетка чыгып, төймәләрне, микрофонны һәм камераны тикшерегез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100