Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күлдә баткан вертолет бортмеханигы очып китәр алдыннан хатынына шалтыраткан

news_top_970_100
Күлдә баткан вертолет бортмеханигы очып китәр алдыннан хатынына шалтыраткан
Фото: Daily Карелия сайты

Карелиядә һәлакәткә очраган «Ми-8» вертолетында һәлак булган бортмеханик Владимир Билидның хатыны очыш алдыннан иренең шалтыратканын сөйләгән. Хатын-кыз сүзләренчә, ире аңа очкычка ягулык салырга кергәч шалтыраткан. Ул вертолетның бик көчле бозлануына зарланган. Бу хакта Daily Карелия сайты яза.

«Мин аның белән очкычка ягулык салганда сөйләштем. Вертолетка боз катуын әйтте», – дип сөйләгән хатын-кыз «78|новости» басмасына.

Искәртеп үтик, 53 яшьлек Владимир Билидның мәетен кичә Онега күле төбеннән таптылар. Экипажның тагын ике әгъзасы – һава судносы капитаны Владимир Евсеев һәм икенче пилот Сергей Носов әлегә табылмаган. Экипажның барлык әгъзалары да – Санкт-Петербург авиация үзәге хезмәткәрләре. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, вертолет белән берничә мең сәгать очышы булган тәҗрибәле экипаж идарә иткән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшләгән вакытта алар берничә мәртәбә кешеләрне эзләүдә һәм коткаруда катнашкан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Төньяк-Көнбатыш авиация-коткару үзәгенең «Ми-8» вертолеты радарлардан узган якшәмбедә, 4 февральдә, 17:07 сәгатьтә юкка чыга. Аның Петрозоводск «Пески» аэропортыннан «Пески» аэропорты – Вологда өлкәсе «Вытерг» аэропорты маршруты буенча күнекмәләр очышына чыгып китүе билгеле.

Берничә сәгатьтән, Деревянное авылыннан 10 км читтә МЧС символикасы төшкән вертолет калдыклары табыла. Һәлакәт урыны тирәнлеге якынча 500 метр. Су астында аеруча куркыныч коткару операцияләре башкара торган МЧСның «Лидер» дип аталган үзәге водолазлары, шулай ук 300 метр тирәнлеккә төшә ала торган телеидарәле «Фалькон» су асты аппараты эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100