Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кул көрәштерүче Айгөл: «Гер күтәреп кенә түгел, кулны эш белән ныгытырга кирәк»

Балтач районы Яңа Салавыч авылы кызы Айгөл Вәлиева - кул көрәштерү буенча Россиянең спорт остасы. Гап-гади авыл кызы үз тырышлыгы белән дөньяның төрле почмакларында җиңүләр яулый. Айгөлдән кул көчен арттыру ысуллары, көндәшләрдән куркуын ничек җиңүе, режимы, төшенкелектән чыгу юллары турында сораштым.

news_top_970_100
Кул көрәштерүче Айгөл: «Гер күтәреп кенә түгел, кулны эш белән ныгытырга кирәк»
Фотолар Айгөлнең социаль челтәреннән алынды

Айгөл, армспорт белән шөгыльләнү ничек башланды?

Әти белән өйдә төрле эш эшләгәндә, көчләрне сынашып, кул көрәштереп алгалый идек. Мәктәптә укыганда классташ егет белән кул көрәштердем һәм аны җиңдем. Моны кул көрәшенә йөри торган егет карап торган. «Синең кулың көчле икән, кул көрәшенә йөреп кара», — ди. Шуннан унике яшемдә беренче тапкыр тренировкага бардым. Армспортка хәтле үзлегемнән өйдә груша тибеп, бокс белән шөгыльләндем. Биюгә йөрдем, җырладым. Хәзер ул шөгыльләрем бетте. Мин спортта гына. Кул көрәшенә йөрүемә мин бик шат, чөнки ул миңа бик каты булышты.

 Ничек булышты?

 Кеше арасына чыгарды. Яңа дуслар таптым, танышларым күбәйде. Хәзер күп кеше көрәшче, көчле кыз икәнемне белә. 2017 елда юл һәлакәтендә әтием үлеп китте. Ул вакытта унберенче сыйныфта укый идем. Имтиханнар вакыты. Минем өчен бу бик зур югалту. Әти үлгәч, рухи яктан бик беткән идем. Әле ике атнадан соң Төркиягә дөнья чемпионатына очасым бар. Үземдә ничек тә булса көч туплап, әтием өчен медаль алып кайтам, дип үз-үземә сүз бирдем. Дөнья чемпионатында беренче тапкыр катнашуым иде бу. Сул кулда өченче урын яуладым. Бик куандым. Шуннан соң мине күп кеше күрә, таный башлады. «Карале, бу Айгөл түгелме соң?» — диләр.

Кул көрәшенә йөргәнче җебек кенә кыз идем. Бернәрсә белми, курка торган. Ә хәзер мөстәкыйль, җитди. Каршылыклардан курыкмыйм, бар нәрсәне дә ерып чыгам. Кул көрәше генә түгел, нинди спорт төре булса да кешегә булыша. Рухи яктан да, физик яктан да. Әти белән әнидән тыш, кул көрәшендә тренерым Ранил Сафиуллинның зур ярдәмен тойдым. Әтием үлгәч тә ул терәк булды. Спортка гына түгел, тормышка кагылышлы да бик күп киңәшләр әйтә.

 Ранил абый авылдашыңмы?

 Юк, ул үзе Янгул авылыннан. Тренировкаларны Янгул авылында һәм Салавычта үткәрә.

 Беренче ярыш кайда булды? Җиңүләр белән кайттыңмы беренчесеннән?

 Пыжмара авылында. Ул ярышта 45 килограмм авырлыкта дүртенче урында калдым. Дүртенчедә калуны авыр кабул иттем, чөнки мин җиңәм дип бардым. Кайткач еладым, үз-үземне сүктем. Шуннан соң максат куйдым. Ничек тә булса киләсе елга, башка ярышларда гел беренче урыннарны алырга. Шуннан бирле гел беренче урынны гына яулыйм.

«Көндәшләргә бик рәхмәтлемен»

Тагын кайлардагы ярышларда катнашканың бар?

 Республикада, районда узган ярышларда үз авырлыгымда гел беренче урыннар. Россия беренчелегендә беренче урынга чыктым. Зур җиңүләргә килгәндә, беренче тапкыр ярышка Европага очтым. Болгариягә, София шәһәренә. Самолетта тәүге тапкыр очуым иде. Әлеге ярышка авырлык куып бардым: 52 килограммнан 45кә хәтле төштем. Сул кулдан өченче урынны яуладым. 2017 елда дөнья чемпионатына, әйткәнемчә, Төркиягә очтым. Сул кулдан — өченче, уңнан дүртенчедә калдым. Узган ел Грециядә Европа чемпионатында катнаштым. Сул кулдан — беренче, уң кулдан өченче булдым. Узган елгы көздә Румыниядә узган дөнья чемпионатына бардым. Монда сул кулдан өчтә калдым, ә уң кулдан икенче урынны яуладым. Төрле шәһәрләргә барганым бар. Түбән Новгород, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чехов, Екатеринбург шәһәрләрендә узган бәйгеләрдә үземне сынадым. Тренерым Ранил абыйга мең рәхмәтлемен. Кирәкле сүзләр әйтеп, җиңүгә рухландырып, ярышка кертеп җибәрә.

 Төркиядәге дөнья чемпионатында нинди илләрдән көндәшләр бар иде?

 Кырык биш килограммлы үлчәү авырлыгында унике кыз идек. Казахстан, Үзбәкстан, Һиндстан, Төркия, Болгария, Россия. Һәр илдән икешәр катнашучы. Көндәшләргә бик рәхмәтлемен. Алар булмаса, мондый нәтиҗәләргә барып җитә алмас идем. Мәсәлән, бер көндәшемә җиңелдем дә, үземне ачуланып шөгыльләнә башладым. Һәр бәйге тәмамлангач, көндәшемнең кулын кысып кочаклыйм.

 Кайсы кулың көчлерәк: уңмы, сулмы?

 Сул кулым. Чөнки ярышларда күбрәк сул кулда көрәштергәндә беренче урынга чыгам.

 Кул көчле булсын өчен нишләргә кирәк?

— Кулны ныгытырга. Гер күтәреп кенә түгел, аны эш белән ныгытырга кирәк. Авыл кызы булгач, гел эшләп үстек, тик торып булмый бит. Бәлки шуңа кулларым ныктыр. Эштән курыкмаганга күрә. Төрле күнегүләр бар кул көрәше өчен. Алар бик күп, санап бетерә торган түгел. Әлбәттә, турник, штанга… Кулның көчле булуы күнегүдән генә тормый. Теләгең була икән, кулыңны көчле итәр өчен, син бөтен нәрсәне эшлисең. Теләсә кайсы авыр эштән үзеңә файда алырга тырышасың. Менә болай эшләсәм, кулымның көче артырмы, дип уйлыйсың. Мин шулай эшлим. Кул көрәшендә гел беренче урыннарны гына яулыйсым килә. Шул максат һәрчак җиңүләргә этәрә.

 Гап-гади кызлар эше — токмач басу кул көчен арттырамы?

 Токмач, камыр басу, сыер саву, тирес түгү, хайваннарга башак бирү, чиләк белән су ташу, тырмалау, кар көрәү, җир китмәнләү — барысы да физик көчне арттыра. Авыл кызлары шәһәр кызларына караганда көчлерәк дип уйлыйм. Физик яктан да, рухи яктан да. Алар түзем, эштән курыкмыйча үсәләр.

 Бу шөгылеңә әниең ничек карый?

 Башта каршы иде. Кыз кеше өчен авыр шөгыль, кызларныкы түгел ул, кулыңны авырттырырсың, сындырырсың, диде. Җиңүләр яулый башлагач, ышанычы артты. Хәзер ул хәтле каршы түгел.

 Сез гаиләдә ничә бала?

 Икәү, сеңлем бар. Ул башта каратэга йөрде. Хәзер бергә кул көрәше белән шөгыльләнәбез.

Әтиең турында сөйлә әле, Айгөл.

Әти — минем иң якын кешем иде. «Айдар кызы» дип беләләр мине. Авыр чакта гел мөрәҗәгать итәм, ул ярдәм кулы суза. Спортта да, укуда да ни дә булса хәл итәргә кирәк икән, «Әти, моны ничек эшләргә?» — дип беренче аннан сорадым. Спортка мәхәббәтне дә ул уятты. Ул оста көрәшче иде. Аннан барысы да куркып торганнар. Көрәшергә яратты. Егерме алты яшенә кадәр көрәшкән. Мөрәҗәгать белән килгән бер кешене дә кире борып җибәрмәде.

Көрәшче кызның менюсы нинди? Ниләр ашыйсың, ниләр ашамыйсың?

 Мин гел 45 килограмм авырлыкта катнашам. Авырлык куганда, сигез-тугыз килограммга ябыгырга кирәк булды. Ул вакытта камыр ризыкларыннан, тозлы, баллыдан баш тарттым. Рационда су, җиләк-җимештән әфлисун, мандарин, киви, лимон кала иде. Груша, виноград кебек җиләк-җимешләр ярамый. Чөнки аларда майлылык һәм баллы күп. Тагын яшелчә, суда пешкән тавык ите, йомырка ашыйм. Ә гадәттә, бөтен нәрсәне ашыйм. Ризыктан баш тарткан юк. Витаминнар да кулланырга мөмкин. Тик минем кулланганым юк.

«Бер почмакка барам да каты итеп кычкырам»

 Ярышлар алдыннан куркытамы?

 Бик каты куркам. Йөрәгем дөп-дөп тибә, кулларым калтырый. Стрессны җиңү өчен, тәҗрибә, үзеңә ышаныч кирәк. Тәҗрибә ярышларга барган саен, кулны күбрәк көрәштергән саен арта. Ныклап, бер тренировканы да калдырмыйча көн саен шөгыльләнәсең икән, җиңүгә ирешергә мөмкин. Ә үзеңә ышаныч рухи әзерлектән тора. Үз-үзеңә ышанмасаң, мәгънә юк. Үзеңне рухи яктан җиңмисең икән, көндәшең сине рәхәтләнеп җиңә ала. «Күзегездә ут янып торсын. Мин аны барыбер ашыйм, барыбер җиңәм, дигән караш белән барыгыз. Анда чыкканчы ук сез аны җиңәргә тиеш. Көндәшегез сездән куркып торсын», — дип әйтә Ранил абый.

 Көндәшләрдән куркуны ничек җиңәсең?

 Шөгыльләнер алдыннан бер почмакка барам да, каты итеп кычкырам. Һава чыгару бу. Күп спортчыларда күрергә мөмкин моны. Бу нормаль күренеш. Көндәшем мине җиңәр инде, нишләрмен, дип җебеп торсаң, уңышка ирешеп булмый. Шуңа күрә рухи әзерлек физик әзерлек кебек үк бик кирәк.

 Кычкыру өчен кеше булмаган урынны сайлыйсыңмы?

 Күбрәк кеше булмаган җирдә кычкырырга тырышам. Берәр бүлмәгә яки холлга чыгып. Башка кешеләр аңламаска мөмкин бит.

 Режим белән яшисеңме?

 Яшәргә кирәк, ләкин режимны бик аз тотам. Хәзер мин онлайн укыйм. Казанда вакытта режимны үтим. Бер үк вакытта йокыдан торам, ашыйм, шөгыльләнәм. Йокыны туйдырырга тырышам. Йокы туймаса, бернишли алмыйсың. Еш арыйсың, хәлең булмый. Көн саен берүк вакытта ашау яхшы. Ашказаны моңа ияләнә һәм җиңел була.

 Казанда кайда шөгыльләнәсең?

 Үзем укый торган уку йортының спорт залында. Мин ТИСБИда менеджмент белгечлеге буенча белем алам. Атнага биш-алты тапкыр шөгыльләнәм. Нинди күнегүләр, нәрсәләр эшләргә бүген дип, башта Ранил абый белән киңәшләшәм. Тренерым белән һәрчак элемтәдә. Ничек шөгыльләндем, мускулларым сызламыймы, барысын да белешеп тора. Тренер кеше үзенең укучысын шулай кайгыртып торырга тиеш. Хәзер спортзаллар ябык булгач, өйдә көн саен өч сәгать шөгыльләнәм.

«Әтием үлгәч, төшенкелеккә бирелдем»

 Егетең бармы?

Бар иде. Хәзер без аның белән йөрмибез. Минем егетем юк.

 Синең күңелеңне яуларлык егет — ул нинди?

 Яхшы, үз сүзендә торучан, тыйнак, кыланып йөрми, миңа ышана торган, тугры. Эчмәсен-тартмасын, чөнки мин үзем эчмим-тартмыйм, андыйлар миңа ошамый. Минем шикелле спортны яратса да каршы булмас идем, мине гел аңлый торган булсын.

Төшенкелеккә бирелгән вакытларың буламы?

 Әйе, үсмер чакта холык үзгәргән вакытта булды. Әтием үлгәч тә төшенкелеккә бирелдем.

 Мондый вакытларда үз-үзеңне ничек җиңәсең?

 Төшенкелеккә бирелсәм, йөгерергә чыгам яки бокс грушасын төям. Йөгергәндә барлык борчуларым онытыла. Үземне кулга алырга тырышам, тынычландырам, күбрәк шөгыльләнәм, китап укыйм, җыр тыңлыйм.

 Татар эстрадасыннан кемнәрне яратып тыңлыйсың?

 Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова, Фәрид Низамиев, «Казан егетләре», Илсөя Бәдретдинова, Раяз Фасыйхов, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Ришат Төхвәтуллин, Фирдүс Тямаев.

 Син һәр көнне диярлек тренировкада, әле укуың да бар. Ничек ял итәсең?

 Күбесенчә китап укыйм. Йоклап ял итәргә яратмыйм. Хәрәкәтчән тормыш рәвешен үз итәм. Туганнарым белән сөйләшеп утыру, узган вакыйгаларны искә төшерү, әнием белән серләшеп чәй эчү, сеңлем белән сөйләшү дә рәхәт ял. Болардан соң күңелемә ниндидер рәхәтлек, тынычлык иңә.

 Яраткан авторларың кемнәр? Үзең укыган китапларның кайсыларын укырга киңәш итә аласың?

 Китапларны күп укыйм. Соңгы бер-ике айда игътибарымны күбрәк укуга һәм спортка юнәлттем. Жанрларга килсәк, мәхәббәт, фантастика, психология. Иң яратканнарым Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» һәм «Язмыш сынавы» әсәрләре. Бу китапларны һәр кеше дә укырга тиеш дип уйлыйм. Китап укыгач, кеше дөньяга башка төрле карый башлый. Хатасы булса, төзәтергә тырыша. Үземнең дә шулай булганы бар. Китап миңа тормышта дөрес юлны сайларга булыша.

 Спортчылар арасында Сабантуйны ярышларда катнашыр өчен көтеп алучылар бар. Син дә шулаймы?

 Сабантуйны көтеп алам. Чәчү беткәнне билгеләп үтү бәйрәме бит ул. Кул көрәше ярышында катнашырга атлыгып торам. Мин — кул көрәшенең фанаты. Әгәр дә эшеңнең фанаты булмыйсың икән, аны башкарып та булмый. Җаныма туры килә торган спорт төре — ул кул көрәше.

 Сабантуйда авыр үлчәмдәге кешеләр белән кул көрәштергәнең бармы?

 Әйе, беренче, икенче урыннарны яулыйм. Анда көрәштерергә җиңел дә, авыр да. Көрәштерә торган апалар миңа караганда авыр үлчәмдә булсалар да, техниканы белмиләр һәм стартлары юк. Мондый очракларда җиңәм. Ә кайберләренең көче дә бар, бераз техниканы да беләләр. Шуңа күрә җиңелә дә алам.

Сабантуйда нинди бүләкләр алганың бар?

 Чәй сервисы, үтүкләү өчен такта, үтүк. Хәтерләп тә бетермим. Бүләкләрем бик күп.

 Спортка килүче кызларга нинди киңәшләр бирер идең?

 Кызларның да, егетләрнең дә үзләренә ышануларын телим. Рухи көч җыеп, үзләрен җиңеп шөгыльләнсеннәр. Бүген шөгыльләнмәдең, ялкауландың, ди. Үз-үзеңне алдалап җиңелдең дигән сүз бу. Максат куйсыннар. Хыял булу бик әйбәт, ләкин чынга ашыру өчен аны максатка әйләндерергә кирәк. Аннары инде максатыңа адымлап барырга.

 Нинди теләкләрең бар?

 Беркем дә авырмасын, сугыш булмасын — иң зур теләкләрем шулар. Уку йортымны уңышлы тәмамларга, кул көрәшендә җиңүләргә ирешергә. Әнием, туганнарым сәламәт булсыннар иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100