Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кул чыкса, авыз ябылмаса, нишләргә?

Кул чыкса, авыз ябылмаса, нишләргә?

news_top_970_100
Кул чыкса, авыз ябылмаса, нишләргә?

Куллар, аяклар, бармаклар, терсәк яки тез чыгу, буыннар урыныннан кузгалу һәркемдә булырга мөмкин. Ялгыш сикерсәң, таеп китсәң дә буыннар чыгарга мөмкин. Кайсы вакытта авызны артык зур итеп иснәп куйганда да, яңак сөяге кузгалырга мөмкин. Кече яшьтәге балалар белән уйнаганда да кул яки аяк чыгарга мөмкин. Балалар белән аеруча сак булырга кирәк. Әтисе яки әнисе кулыннан тотып сикерткәндә дә баланың кулы чыгуы бар. Интернетта бу очракларга киңәш шактый.

Куркып калмагыз. Авырту хисе тою, әле буын кузгалган дигән сүз түгел. Бәлки мускуллар гына тартылгандыр. Тирән итеп сулыш алыгыз да, авырткан урынны карагыз. Буыннар кузгалуның дүрт билгесе була. Шуларны тапсагыз, тизрәк травматологка барыгыз.

  • Буын сәер рәвешкә кергән.
  • Буын шешеп киткән, кызарган, яки киресенчә, ап-ак төскә кергән.
  • Буын бик авырта яки оеган.
  • Бу урынны кымшата алмыйсыз. Мәсәлән, бармак чыкса, аны селкетеп тә булмый. Яңак сөяге чыкса, авызны ябып булмый.

Буын чыкса, ул үзе төзәлми. Аны үзегез урынына утыртып маташмагыз. Бәлки буын чыкмаган, ә сөяк сынгандыр. Вакытны бушка уздырмагыз — тизрәк табибка барыгыз. Вакыт узган саен, буынны урынына утырту кыенрак булачак.

Буын чыкканда беренче ярдәм күрсәтү өчен, иң беренче чиратта, бу урынны кузгалмаслык итеп беркетегез. Тезләрне, терсәкләрне бөкләп маташмагыз. Салкын куегыз. Авыртуны баса торган дару эчеп торыгыз.

Травматолог яки хирург ренгтгенга җибәрер. Шуннан соң, әгәр сыну булмаса, табиб буынны урынына утыртырга тырышыр. Бу процедура авырта торган. Түзеп торасы булыр. Очрак бик катлаулы булса, операция ясаулары да ихтимал.

Әгәр буын бер тапкыр чыкса, бу хәл кабатланырга да мөмкин. Шуңа күрә сак булыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100