news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сөлгегә һәм пакетка төрелгән: күл буенда яңа туган сабый мәете табылган

news_top

Красноярск краеның Зыково авылы янында сөлгегә һәм пакетка төрелгән сабый мәете табылган. Бу хакта төбәкнең Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза РЕН ТВ.

«Бала туганда тере булганмы яисә үлеме икәнен, шулай ук үлемнең төгәл сәбәбен ачыклау максатыннан суд-медицина экспертизасы билгеләнгән», – дип сөйләгәннәр Тикшерү комитетында.

«Әни кешенең яңа туган баласын үтерүе» турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 106 нчы маддәсе). Сабыйның әнисен эзлиләр. Яңа туган сабыйның үлем сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар