news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күл буенда шашлык пешергәндә 15 яшьлек үсмер иптәшләренә пычак кадаган

news_top
Күл буенда шашлык пешергәндә 15 яшьлек үсмер иптәшләренә пычак кадаган
"Татар-информ" архивы

Башкортстанның Иглин районара тикшерү бүлеге биредә яшәүче 15 яшьлек үсмергә карата җинаять эше ачкан. Ул иптәшләренә пычак кадаган. Бу турыда «Башинформ» яза.

22 майда кич белән Алаторка авылы янындагы күл буенда үсмерләр шашлык пешерергә җыела. Шул чакта 15 һәм 17 яшьлек ике үсмер һәм җинаятьтә шикләнелүче малай арасында низаг чыга. Бу малай 15 һәм 17 яшьлек иптәшләренә пычак кадый. 

Шаһитлар «ашыгыч ярдәм» чакыра, яраланган балаларны хастаханәгә алып китәләр. Аларның гомеренә куркыныч янамый. Җинаятьтә шикләнелүче малай качып йөрми, ул гаебен танып күрсәтмә бирә. Хәзер тикшерү эшләре бара.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, яраланган малайларны реанимациядән бүлеккә чыгарганнар. Хәлләре уртача авырлыкта, стабиль, дип бәяләнә.
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар