Кул биреп күрешү каян килеп чыккан?
Борынгы славяннарда ике кул тоташу энергия алмашу дип санала.
Кул биреп күрешү ритуалы борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Бу турыда фактлар сайтында язылган.
Хәзер кешеләр күрешкәндә яки саубуллашканда кул бирешә. Шулай ук котлаганда, килешү төзегәндә, дуслашканда яки берәр эшне хуплаганда да кул бирешәләр.
Көнчыгыш илләрендә, гадәттә, ир-атлар үзара кул бирешә, Көнбатышта исә ир-атлар белән хатын-кызлар да үзара кул бирешә ала. Мөселман илләрендә ир-атлар белән хатын-кызлар арасында кул бирешү тыелган.
Кул бирешү рыцарьлык заманыннан килә. Ул ышанычны аңлата. Сугышчыларның бер-берсенә кул бирүе аларда корал булмавын, ике як та дустанә мөнәсәбәттә булуын күрсәтә.
Борынгы славяннар куллар белән орынуга сакраль мәгънә бирә. Ике кул тоташу энергия алмашу дип санала. Ул вакытта теләсә кемгә кул бирмәгәннәр. Кеше кулын бирергә, «якынаерга» теләмәсә, ул баш киемен генә күтәреп сәлам бирә. Шуннан «шапочное знакомство» дигән әйтем барлыкка килгән, диелә хәбәрдә.