Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кул-аякларын бәйләгәннәр, авызын каплаганнар»: 23 яшьлек кызны 500 мең өчен үтергәннәр

news_top_970_100
«Кул-аякларын бәйләгәннәр, авызын каплаганнар»: 23 яшьлек кызны 500 мең өчен үтергәннәр
Фото: Джессика Кужнойның шәхси архивыннан

Кырымда 30 яшьлек Сакск районы кешесе һәм 27 яшьлек евпаторияле 23 яшьлек Джессика Кужнойны үтерүдә, шулай ук талауда гаепләнә. Бу хакта Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр, дип яза «КП-Кырым» сайты.

Хәбәр ителгәнчә, Евпаториядә яшәүче 23 яшьлек кыз 2024 елның 20 апрелендә югалган. Моннан тыш, аның яраткан мәчесе дә юкка чыккан. 21 апрельдә кыз эшкә чыгарга тиеш була, ләкин ул эшкә килми. Аны волонтерлар һәм хокук саклаучылар эзли башлый.

Тикшерү комитетында кызның югалуы турындагы хәбәрнең 22 апрельдә барлыкка килүен әйтәләр. Үтерү буенча җинаять эше кузгатыла. Тикшерүчеләр ачыклаганча, кырымлының югалуында аның Евпаториядәге сәүдә үзәкләренең берсендә эшләүче 2 танышының катнашы була. Аларның берсе үз гаебен таный.

«Безнең арада конфликт булды. Ул сугышка барып җитте, дип әйтергә була», – дип сөйләгән кулга алынучы.

Фигурантларның берсе кызны буа башлый. Икенчесе моны күреп, корбанының аякларын тотып тора. Шул ук вакытта гаепләнүче янәсе көчен исәпләмәгән, шуңа күрә кыз һәлак булган, дип белдергән. Җинаять Красноперекопск районындагы йортларның берсендә кылынган. Кызны үтергәннән соң, җинаятьтәшләре аның гәүдәсен күмгәннәр.

«КП-Кырым» чыганагы сүзләренчә, кызны скотч белән бәйләгәннәр, яндырырга һәм гәүдәсен сумкага салып күмеп куярга тырышканнар. Мәеттә көчләү һәм буып үтерү эзләре табылган.

Башта үтерү буенча җинаять эше кузгатыла. Закон нигезендә, мондый җинаять өчен 6 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Әмма алга таба эшне тагын да авыррак маддәгә күчерәләр – «Бер төркем затлар тарафыннан алдан сүз куешып яки оешкан төркем тарафыннан кылынган үтерү». Моның өчен гаепләнүчеләргә инде 8 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү, яки бөтенләй гомерлек төрмә җәзасы яный. Җинаятьтәшләрнең берсе үз гаебен тулысынча таныган, ә икенчесе – өлешчә.

Соңрак җинаять кылу өчен мотивның акча булуы ачыклана. Җинаятьтәшләр кызның 500 мең сум акчасы булуын беләләр. Бу акчаларны фигурантлар урларга карар кыла. 20 апрельдә аларның берсе, уйлап чыгарылган сылтау белән, кызны Воронцовка авылындагы йортка чакыра. Кунак кызның сиздермичә генә телефонын урлыйлар. Соңрак гаджетны кешеләр йөрми торган урынга ташлыйлар.

«Кыз акчаларын бирүдән баш тарткан һәм каршылык күрсәтә башлаган. Җинаятьтәшләр аның кулларын һәм аякларын скотч белән бәйләгәннәр, авызын каплаганнар», – дип сөйләделәр Тикшерү комитетында.

Зыян күрүче буылудан үлгән. Иптәшләре аның гәүдәсен Вересай авылы артына күмгәннәр. Җинаять эше Кырымның Югары судына юлланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100