Кукуруз таякчыкларыннан торт
Казанда яшәүче Лилия Мөхәммәтҗановадан кукуруз таякчыкларыннан торт рецептын тәкъдим итәбез.
Торт өчен: 1 кап бик баллы булмаган кукуруз таякчыклары, 150 г атланмай, 150 г "Золотой ключ" яки "Молочный" ирис.
Ирис белән атланмайны сүрән утта болгата-болгата эретергә. Аннары кукуруз таякчыкларын шул катнашмага манып, тәлинкәгә өеп менәргә.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Ирис белән атланмайны сүрән утта болгата-болгата эретергә. Аннары кукуруз таякчыкларын шул катнашмага манып, тәлинкәгә өеп менәргә.
Чәйләрегез тәмле булсын!