news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күкрәкне үзлектән тикшерү: уйдырмамы әллә саклану чарасымы?

news_top
Күкрәкне үзлектән тикшерү: уйдырмамы әллә саклану чарасымы?
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Күкрәк бизе рагы – хатын-кызларда иң киң таралган онкология авыруларының берсе. Күкрәкне үзлектән даими тикшереп тору әлеге авыруны башлангыч стадияләрдә ачыклау өчен гади һәм үтемле ысул буларак еш киңәш ителә. Бу хакта тулырак Татарстанның Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре сөйләде, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Үз-үзеңне тикшерү – сөт бизләрен карап, бармаклар белән капшап тикшереп тору. Ул аларның формасы, тукыма структурасы үзгәрүне, төерләр һәм бүлендекләр барлыкка килүне ачыклау өчен эшләнә. Моны менструация төгәлләнүгә, күкрәк халәтенә гормональ үзгәрешләр йогынты ясамаганда эшләү яхшырак.

Үз-үзеңне даими тикшереп тору хатын-кызга үз тәнен яхшырак белергә, андагы үзгәрешләргә игътибарлырак булырга һәм, шикле билгеләр булганда, шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә булыша. Бу – аеруча мөһим, чөнки яман шеш авыруларының күбесе башлангыч стадияләрдә үзен берничек тә сиздермәскә мөмкин.

Әмма шуны да истә тотарга кирәк: бик сирәк кенә булса да, ир-атларда да күкрәк бизләре яман шеше булырга мөмкин. Күкрәк бизләре яман шешенең барлык ачыкланган очракларының якынча 1 проценты ир-атларга туры килә.

Үз-үзеңне тикшерү – клиник ысулларга алмаш түгел, ә хатын-кыз беренче гадәти булмаган үзгәрешләргә үз вакытында игътибар итсен өчен беренче адым гына булып тора. Өстәвенә, даими тикшерү гомуми шомлылыкны киметергә булыша, үзеңә ышанычны һәм сәламәтлеккә игътибарны арттыра. Профилактикага болар да сизелерлек ярдәм итә.

Тикшерүдән тыш, сөт бизләре яман шешен кисәтү өчен түбәндәге профилактика чаралары бар:

  • беренчел профилактика: сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану (рационда пешкән һәм томалап пешерелгән ризыкларга, яшел чәйгә, балыкка, яшелчәләргә өстенлек бирелә), гәүдә авырлыгын контрольдә тоту, тәмәке тартмау, алкоголь эчмәү, үз вакытында бала табу һәм балага тулысынча күкрәк имезү;
  • икенчел профилактика: даими медицина тикшеренүләре, сөт бизе авыруларын һәм шул сәбәпле килеп чыккан эндокрин тайпылышларны адекват дәвалау, 40 яшьтән соң ел саен маммография узу, шулай ук системалы рәвештә үз-үзеңне тикшереп тору;
  • өченчел профилактика: рактан дәваланган пациентларның рецидивларны һәм метастазаларны контрольдә тоту һәм иртә ачыклау.

Моннан тыш, бюстгальтерны да дөрес сайлау мөһим. Ул күкрәкне кысып тормаска, тән тукымаларын һәм тиресен яраламаска тиеш. Бюстгальтер сөт бизләре сәламәтлеген саклауда мөһим роль уйный.

Күкрәк яман шешен диагностикалауның заманча ысуллары бик алга киткән. Цифрлы маммография, югары төгәллекле УЗИ аппаратлары, МАРТ һәм биопсия шешләрне хәтта бик иртә стадияләрдә дә ачыклау сизгерлеген һәм төгәллеген арттыра. Моннан тыш, яңа биомаркерлар да эшләнә – молекуляр индикаторлар, күренеп, сизелеп торган шешләр барлыкка килгәнче үк, рак барлыгын яки рак алдыннан була торган үзгәрешләрне күрсәтә.

Шулай ук мәгълүмати технологияләр дә мөһим юнәлеш булып тора: төрле диагностика үзәкләрендәге мәгълүматларны берләштерү табибларга дистанцион консультацияләр уздырырга һәм рәсемнәрне, медицина мәгълүматларын анализлау өчен ясалма фәһем кулланырга мөмкинлек бирә.

Тик шуны истә тотарга кирәк: әгәр шикләр яки ниндидер үзгәрешләр сизәсез икән, табиб белән киңәшләшергә кирәк. Бары тик табиб кына кирәкле тикшеренүләрне һәм дөрес дәвалануны билгели ала.

Чыгынак: «Челнинские известия».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар