Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күкрәкләрен зурайткан Рузилә Хәйретдинова ялга киткән: «Монда миңа шундый итеп карыйлар»

news_top_970_100
Күкрәкләрен зурайткан Рузилә Хәйретдинова ялга киткән: «Монда миңа шундый итеп карыйлар»
Социаль челтәрләр

Җырчы Рузилә Хәйретдинова күкрәкләрен зурайту буенча пластик операция ясатуын әйткән.

«Сорау – җавап» рубрикасында бер язылучысы: «Күкрәгегезгә операция ясатуга әти-әниегез ничек карады?» – дип сораган җырчыдан.

«Тыныч. Әнинең бертуган апасы: «Күптән вакыт иде», – дип әйтте», – дип җавап кайтарган ул аңа.

Күкрәкләр турындагы сорауны, әлбәттә инде, Рузиләгә болай гына бирмәгәннәр. Җырчы бу көннәрдә кызы белән Мисырда ял итә. Ял мизгелләрен үзенең сәхифәсендә күрсәтеп бара. Язылучылары Рузиләнең су коену костюмыннан төшкән фотоларын «ут», «шәп» дип бәяли. Күпләрнең игътибарын аның ясалма икәнлеге күренеп торган күкрәкләре дә җәлеп итә. Кайберләре: «Әләй, мимиләре», «Шәп күренәләр», – ише комментарийлар да язып калдыралар. «Монда миңа шундый итеп карыйлар, аеруча өйләнгән ир-атлар», – дип сөйли Рузилә үзе дә сторисларында.

Рузилә Хәйретдинова пластик операция ясатуы хакында әйтсә дә, нәкъ менә күкрәкләрен зурайтуын халыкка сөйләмәгән иде әле.

Рузиләнең кояшлы фотолары:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100