news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күкрәген зурайтырга хыялланган хатын сөйгәнен алдаган: «Рак белән авырыйм»

news_top

Бөекбританиядә яшәүче хатын-кыз, күкрәгенә операциягә егетеннән акча алу өчен, терминаль стадиядәге рак белән авырган булып кыланган. Бу хакта Daily Star басмасы хәбәр итте, дип яза «Рен-ТВ».

35 яшьлек хатын-кыз компания директоры булып эшләгән егетен алдаган. Ул берничә төрле рак белән авыруы турында сөйләгән. Моның өчен ул хәтта үзенең кечкенә кызын да кулланган. Ир-ат хатын-кызга кирәк булган медицина процедуралары өчен якынча 2,7 миллион сум акча түләгән, шулай ук сөйгәненә Rolex брендлы кул сәгате бүләк иткән.

Аналык муентыгы, күкәйлекләр һәм күкрәк рагы белән авырган атлы булып кыланган хатын-кыз үлем хәлендә булуына ышандырган. Ул ир-атны төрле процедуралар өчен түләргә, кыйммәтле курортка ял итәргә алып барырга мәҗбүр иткән. Моннан тыш, хатын-кыз күкрәген зурайткан һәм операция өчен егетеннән түләттергән. Ир-ат, мастэктомия процедурасын үткәрү өчен түлим, дип ышанган. Ул сөйгәненең авыруы өчен бик борчылган һәм хатын-кызның озак еллар дәвамында алдап яшәгәнен сизмәгән.

«Ул беркайчан да рак белән авырмаган, югары сыйныфларда укыганнан бирле ялганлап яшәгән», – дигән ир-ат.

Судта хатын-кыз гаебен таныган, ләкин аның адвокаты клиентын кызгануларын сораган. Ул, хатын-кызның үз-үзен тотышы депрессия халәтендә булуы белән бәйле, дип белдергән. Суд хатын-кызга мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләгән. Шулай ук ул зыян күргән ир-атка 2026 елның 5 гыйнварына кадәр 3,4 миллион сумга якын акчаны кайтарырга тиеш булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар